Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ап-ак карда - ак казлар

Борынгыдан калган иң матур йолаларыбызның берсе ул каз өмәсе. Ябалак-ябалак беренче кар яуганда, ноябрь урталарында уздыралар әлеге өмәне. Нәкъ менә бу көннәрдә авыл уңганнары каз сую мәшәкате белән яшиләр. Эх, элек күңелле дә үтә иде соң каз өмәләре! Каз йолку белән бергә уен-көлке, җыр тынып тормый. Көянтәләргә өч-дүрт казны аскан...

Борынгыдан калган иң матур йолаларыбызның берсе ул каз өмәсе. Ябалак-ябалак беренче кар яуганда, ноябрь урталарында уздыралар әлеге өмәне. Нәкъ менә бу көннәрдә авыл уңганнары каз сую мәшәкате белән яшиләр.

Эх, элек күңелле дә үтә иде соң каз өмәләре! Каз йолку белән бергә уен-көлке, җыр тынып тормый. Көянтәләргә өч-дүрт казны аскан хатын-кызлар бәкегә йә чишмәгә юарга төшәләр. Аннан җырлый-җырлый каз канаты "суялар". Ә кичен каз итеннән пешерелгән бәлешне сыйланырга өмәчеләр, туган-тумача, күрше-күлән җыела. Элеккедән калган бу матур йолабызны, ни кызганыч, хәзер авылларда да бик сирәкләр уздыралар инде. "20-25 баш казны акрынлап үзебез эшкәртәбез", диләр авыл апайлары.

ҮЛЧӘҮГӘ САЛСАҢ, БӘРӘКӘТЕ КАЧА

"Ямурзаның Речная урамында яшәүчеләр казны күпләп тоталар, хәзер инде аларны суя башладылар", дигән хәбәр ишеткәч, әлеге авылга юл тоттык.

Әнә, казлар каңгылдашканы ерактан ук ишетелә. Гүзәлия-Миңнефаил ФАЗЛЫЕВлар ишегалдына узабыз. Ә анда ап-ак кар өстендә ап-ак казлар йөри. Алар арасыннан бер йорт казы да аерылып тора.

- Әнием дә, каенанам да гомер буе каз тоттылар. Әнкәй кияүгә чыкканда да асрарга дип каз бирде. Шуннан бирле 38 ел инде әлеге йорт казларын асрыйбыз, - ди Гүзәлия апа.

Ана каз - йортныкы, атасы - инкубаторныкы. Бәбкәләр дә ата казга охшаганнар. Аларны инкубаторда да чыгаралар икән. 30 көн йомыркаларны инкубаторда әйләндереп торалар. Ул арада ана каз утырган йомыркадан да бәбкәләр борын төртә башлый. Быел, мәсәлән, барлыгы 19 бәбкә үстергәннәр.

- Шунысы гаҗәп, ана каз инкубатордан чыккан бәбкәләрне яратмый. Ә менә ата казның аларны ничек ияртеп, саклап йөрткәнен күрсәгез иде, - ди Гүзәлия ханым.

Ә каз асрауның артык мәшәкате юк, диләр хуҗалар. Йортларыннан ерак түгел буа бар. Түбән очның бөтен казы шунда җәй буе рәхәтләнеп йөзә. Яшел үлән чемчеп йөргән бәбкәләрне саклыйсы да юк. Ата каз бик усал, яннарына якын да китерми. Казларга дип бакчаларына азык чөгендере утырталар, бодай ашаталар икән.

Бу көннәрдә Гүзәлия апа көн саен ике каз эшкәртә. Без барганда да каз йолку белән мәшгуль иде ул. Өмә белән тизрәк эшләнсә дә, үзе иркенләп йолкырга ярата икән. Әнә, казлары ничек чиста, шоп-шома. "Суелмаган" да, "шырты" да калмаган. Ә менә казларның авырлыгы күпме килгәнен әйтмәделәр хуҗалар.

- Әти гел "ризыкны үлчәүгә салмагыз, бәрәкәте кача", ди торган иде. Шуңа бер казны да үлчәп караганым юк, - диде Гүзәлия ханым.

Каз мамыгыннан ясалган мендәрләре дә бик күп хуҗаларның. Хәзер инде каз йонын да сата башлаганнар. "Ләкин казларны сатмыйбыз. Каз канатлы бит ул, балалар, туган-тумачага "оча" да китә", диләр. Таба майларга ыспай итеп канатлар да ясап куйган хуҗабикә.Якыннарын каз итеннән бәлеш пешереп тә сыйлаган. Язга чыккач бер-икесен каклый да икән.

- Каз итен барыбыз да бик яратабыз. Ашка, бәлешкә, өчпочмакка бераз гына каз ите кушсаң, телеңне йотасың, валлаһи. Ә тамак сорагач ничек асрамыйсың инде, - ди ул.

Миңнефлүр абый ана казга утыру өчен талдан кәрзинне дә үзе үрә икән. Хәзердән үк тал чыбыклары әзерләү белән мәшгуль ул.

БИШӘР КИЛОЛЫ КАЗЛАР

ГАЛИЕВлар гаиләсендә дә бу көннәрдә кызу эш өсте. Гүзәлия апа белән бертуган сеңлесе Гөлсинә гөрләшә-гөрләшә каз йолкыйлар иде.

- Әһә, 5 килога якын килгән монысы дип, - үлчәүдән алды берсен Гүзәлия апа. - Кайбер елны 7 килолы казлар да суйган булды. Үзебезгә язган ризык булсын.

Валериан абый белән Гүзәлия апа 20 ел инде каз асрыйлар. Җәй башында бер айлык бәбкәләр сатып алалар да кара көзгә кадәр аларны тәрбияләп үстерәләр. Быел 24 бәбкә сатып алган булганнар.

- Үзебездән артыгын сатабыз. Итен, йонын, маен сораучылар бик күп. Каз сатып кына баеп булмаса да, чыгымнарын капларга җитә, - диде Гүзәлия апа.

Бәбкәләргә башта кычыткан чабып ашаталар, әчегән сөт белән он болгатып бирәләр. Ә ике-өч айдан бодай бирә башлыйлар.

Ире Валериан казлар өчен ел саен буа буып куя икән.

- Кул сузымында гына су булмаса каз асрый да алмас идек, бәлки. Ә болай бик җиңелдән үстерәбез, - ди Гүзәлия апа.

Әнә шулай, авыл апайлары бу көннәрдә җиң сызганып тирләп-пешеп каз йонын йолкыйлар. Ара-тирә җыр сузып җибәрәләр.

Каз канаты кауйрый-каурый,

Коймак майларга ярый.

Уйнамагач та, көлмәгәч

Бу дөнья нигә ярый?

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев