Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Арадашчысыз гына сат һәм сатып ал

Сез шәхси хуҗалыгыгызда яки гаилә фермасында җитештергән ит-сөт ризыкларын, яшелчәгезне, басуыгызда үстергән ашлыгыгызны кайда, ничек сатарга аптырап торасызмы? Һич тә аптырамагыз! Әгерҗе районындагы Яшьләр парламенты сезгә ярдәмгә килә. Яшьләр парламенты инициативасы белән "Арадашчысыз сат һәм сатып ал" дигән яңа проектны тормышка ашыра башлады. Бу турыда парламентның рәисе Марсель ШАХМИН сөйли:...

Сез шәхси хуҗалыгыгызда яки гаилә фермасында җитештергән ит-сөт ризыкларын, яшелчәгезне, басуыгызда үстергән ашлыгыгызны кайда, ничек сатарга аптырап торасызмы? Һич тә аптырамагыз! Әгерҗе районындагы Яшьләр парламенты сезгә ярдәмгә килә.
 
Яшьләр парламенты инициативасы белән "Арадашчысыз сат һәм сатып ал" дигән яңа проектны тормышка ашыра башлады. Бу турыда парламентның рәисе Марсель ШАХМИН сөйли:
- Авыл кешесенең еш кына каладагы базарларга йөрергә вакыты булмый. Базарга барып та товарың сатылмаса нишләргә? Зур хезмәт куеп җитештергән продукциясен ничек тизрәк сатып җибәрү турында баш вата тырыш, уңган авыл халкы. Ә кайберәүләр арадашчысыз гына яхшы сыйфатлы продукцияне арзанракка сатып алу турында хыяллана. Менә шушы проблеманы ничек чишәргә, авыл агаена яки апаена ничек ярдәм итәргә? Шул сорауга җавап эзләп, безнең Яшьләр парламенты "Арадашчысыз гына сат һәм сатып ал" дигән проектны эшләтә башлады. Әлеге проектка кушылу өчен беркая да барасы, сәүдә мәйданчыгында йә базарда көнозын басып торасы юк. Безнең сайтта http://иднс.рф сайтында үзегезнең теге яки бу товарыгызны сату яки сатып алу турындагы белдерүегезне бушлай урнаштыра аласыз. Әгәр сез компьютер белән әлегә дус түгел икән, бу эштә сезгә укучы балаларыгыз йә оныкларыгыз, күршегедәге яшьләр булышыр.
Әлеге сайт аша түбән бәядән натураль продукт та сатып алып булачак. Сез әлеге сайтка кереп, үзегезгә кирәкле продукция сатылу турындагы белдерүне эзләп табасыз да, сатучы белән хәбәрләшәсез. Товар сатучыларның продукциясенең сыйфатын без гел контрольдә тотачакбыз. Безнең сайт аша начар сыйфатлы товар сатучылар булса, алар шунда ук әлеге проекттан читләштереләчәк.
Кыскасы, авылда яшәп товар җитештерүчеләрне һәм теге яки бу товарны түбәнрәк бәягә турыдан-туры җитештерүчедән сатып алырга теләүчеләрне http://иднс.рф сайтына кереп, эшкә керешергә чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев