Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Армия – батырлык мәктәбе

1 апрельдән Россия армиясенә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Хәрби хезмәткә алынучыларның төп өлешен 1985-1995 елгылар тәшкил итә. Безнең районнан бу язда 46 егет гражданлык бурычын үтәргә китәчәк. Иләктән илиләр Бу көннәрдә район хәрби комиссариаты умарта күчен хәтерләтә. Медицина һәм хәрби чакырылыш комиссиясе егетләрне энә күзеннән үткәрә. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә без...

1 апрельдән Россия армиясенә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Хәрби хезмәткә алынучыларның төп өлешен 1985-1995 елгылар тәшкил итә. Безнең районнан бу язда 46 егет гражданлык бурычын үтәргә китәчәк.

Иләктән илиләр

Бу көннәрдә район хәрби комиссариаты умарта күчен хәтерләтә. Медицина һәм хәрби чакырылыш комиссиясе егетләрне энә күзеннән үткәрә. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә без дә, хәрби комиссариатта булып, солдат каешы буарга җыенучы егетләр белән танышып кайттык.

Иртәнге сәгать 9да инде егетләр ЛОР, хирург, психиатр, невропатолог, терапевт, тире, күз, теш табибларына чиратка тезелгәннәр иде. Бу көнне комиссия тикшерүен 23 егет узды. Ә язгы чакырылышта барлыгы 200 "солдатны" хәрби медицина иләге аша уздыру бурычы куелган. Менә шуларның дүрттән бере Россия армиясе сафларын тулыландырачак.

Егетләр сүзгә саран булып чыкмадылар. Үз фикерләрен кыю итеп җиткерә беләләр. Күбесенең армиягә китәсе килә. Әнә, Әгерҗе егете Айдар Тасимов: "Бүген үк алсалар да китәм", - ди. Ижау кооператив техникумының соңгы курсын тәмамларга санаулы гына көннәр калган аңа. Чакырылыш комиссиясе каршына кереп баскач та, сәламәтлеге зарланырлык булмавын, диплом алгач, ныклап эшкә урнашканчы армиядә булуны кирәк санавын җиткерде. "Мөмкин булса, Калининградтагы эчке эшләр гаскәрләрендә хезмәт итәр идем", - диде ул. Аның теләге чынга ашар дип өметләнәбез. Чөнки комиссия әгъзаләре һәр егетнең теләк-үтенечен исәпкә алачакларын әйттеләр.

Әгерҗе егете Ленар Хөснуллинга инде 23 яшь тулган. 27нче һөнәр училищесында машинист ярдәмчесенә укыганнан соң, кабельле телевидениегә эшкә урнашкан. "Мин армиягә баруны үземнең бурычым дип саныйм. Солдат шулпасын эчкәннәр генә кыю, физик яктан көчле, тормыш авырлыкларына бирешми торган булалар. Кулда хәрби билет булса, белгечлегем буенча эшкә урнашу да җиңелрәк булачак", - диде ул. Бу көнне хәрби комиссариатка Ленарның әнисе Гүзәлия ханым да килгән иде. Бик күп аналар газиз улларын армиягә җибәрергә теләмәсәләр дә, Гүзәлия апа андыйлар яклы түгел. "Армия - ир-егет өчен чын тормыш мәктәбе. Барсын, күрсен, чыныгып кайтсын", - диде ул. Комиссия рәисе Фәнис Нуриев Ленардан кайда хезмәт итәргә теләве белән дә кызыксынды. "Мин хәрби-диңгез флотын яисә спецназны сайлар идем", - дигән теләге барлыгын яшермәде егет.

Ә менә машинист ярдәмчесенә укучы Әгерҗе егете Михаил, сау-сәламәт булуына карамастан, армиягә баруны кирәк дип санамый. Комиссия каршына кергәнче ул: "Минемчә, вакытны бушка гына уздыру ул армия", - дигән иде. "Куркасыңмы әллә?" дигән сорауга "Юк", дип җавап бирде. Әмма комиссия алдында ул үзенең армиягә барырга теләмәвен әйтмәде. "Син сау-сәламәт, яхшы гаскәргә эләгерсең дип уйлыйм. Тагын бер плюс. Кулыңда праваң бар. Армиядә шофер булып хезмәт итсәң дә була", - диде аңа Фәнис Галиәхмәтович. Бу сүзләрдән соң Мишаның фикере уңай якка үзгәргәндер дип уйлыйм.

Тракторчылыкка укучы Александр Кунгуров үзен армиягә май башында ук җибәрүләрен сорый. "Апрель ахырында абыемның туе. Аннан соң, армиягә китсәң дә була. Ул вакытка инде дипломлы да булырмын. Ничек иртәрәк китәсең, шулай иртәрәк кайтасың да бит. Мин армиягә барудан да, "дедовщина"дан да курыкмыйм", - диде Александр.

Ә менә Девәтернә мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәрһад Садыйковка армиягә барганчы әле мәктәпне тәмамлыйсы бар. "Аннан соң шоферлыкка укыйсым килә. Чөнки әтием дә гомер буе машина йөртте. Минем дә аның кебек буласым килә", - диде ул. "Теләгеңне истә тотып, БДИны уңышлы гына тапшыргач, сине шоферлыкка укырга җибәрербез. Аннан инде солдат шинеле көтә", - диде Фәнис Нуриев. Сүз уңаеннан: Түбән Камадагы автомәктәптә бу чакырылышта армиягә алынучы 9 егет инде права алып кайтканнар. Әле укуларын дәвам итүчеләр дә бар.

Язын армиягә китүчеләргә матур традиция буенча кәрәзле телефон, ай саен 2000 сум хезмәт хакы күчерелеп баручы банк картасы, форма, солдат сумкасы биреләчәк. Хәрби хезмәт срогы элеккечә - 1 ел. Районнан беренче төркем 10 майдан соң китәчәк.

Булачак солдатларга - бәйрәм

Узган атнада 2нче мәктәптә булачак солдатлар өчен "Хәрби хезмәткә алынучы көне" уздырылды. Анда язгы чакырылышта китәчәк егетләр белән бергә югары сыйныфларда укучылар да килгән иде. Бәйрәм күңелле мизгелләргә бай булды.

Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия биргәннәре, һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм иткәннәре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар белән тыгыз эш алып барганнары өчен районда Рафис Муллахмәтов җитәкчелек итүче "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасына - әләм, ә шушы оешма әгъзасе Илфат Ямалиевка "СССР кораллы көчләренә - 90 ел" дигән медаль тапшырды.

Аннан ул булачак солдатларга теләкләрен җиткерде. "Елга ике тапкыр без туган яклардан егетләрне армия сафларына озатабыз. Армия ул - күңел ачу урыны түгел. Ул - чын тормыш мәктәбе. Сез бер ел эчендә тәҗрибә туплыйсыз, тәртипкә өйрәнәсез, яңа дуслар табасыз, дөнья күрәсез. Армиядә булганнар гына тормышка икенче күзлектән карыйлар. Анда булу һәр ир-егетнең бурычы дип саныйм", - диде ул. "Әлбәттә, армиядә җиңелдер дип уйлаучылар нык ялгышалар. Авырлык бигрәк тә беренче көннәрдә сизелә. Сезгә анда кадерле әти-әниләрегезне командир алыштырачак. Кырыс тәртип, хәрби устав буенча яшәячәксез. Армия сездән чын кеше ясаячак", - диде Рафис Муллахмәтов. "Бик тиздән сез солдат формасында, кулыгызга корал тотып хәрби ант кабул итәчәксез. Якыннарыгызның йөзенә кызыллык китермәгез, безнең комиссариатка Рәхмәт хатлары килеп торсын", - дип изге теләкләрен җиткерде подпоковник Михаил Конаков. "Мин газиз улымны узган җәйдә армия сафларына озаттым. Башта бик борчылдым. Ә бер атнадан солдат улым шалтыратып: "Әни, барысы да яхшы, әйбәт ашаталар", - дигәч тынычландым. Хәзер һәр ялда шалтыратып тора. Сез дә якыннарыгызны борчымагыз, алар белән хәбәрләшеп торыгыз", - диде ата-аналар исеменнән Луиза Паршенкова. "Минем улым Азат та Сыктывкар шәһәрендәге хәрби частьта хезмәт итә. 1нче гимназиядә укыганда ук активлыгы белән аерылып торган улым армиядә дә сынатмый. КВН командасында уйный, төрле концертлар оештыруда башлап йөри, ныклап спорт белән шөгыльләнә. Фотосурәте Мактау тактасына куелган. Мәктәпне тәмамлагач, мин башта укы, аннан армиягә барырсың дип үгетләсәм дә, ул: "Юк, әни, башта - армия, аннан - уку" дип җавап биргән иде. Хәзер Азатның дөрес юл сайлаганын аңладым. Командир урынбасары булган улымның исән-имин генә әйләнеп кайтуын телим", - диде Сәрия апа Хисмәтова.

Бәйрәмгә килүчеләрне РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы ярдәмчесе Рөстәм Вәлиев хәрби кораллар белән таныштырды. Шәһәребезнең талантлы балалары куйган концерт та һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә соңыннан егетләр төрле ярышларда осталыкларын күрсәттеләр.

...Армиягә китәргә санаулы гына көннәрегез калып бара, егетләр. Сынатмагыз, кыю булыгыз! Туган якта сезне газиз әти-әниегез, сөйгән кызыгыз, дусларыгыз зарыгып көтәчәк. Ерак араларны якынайтып ике арада сәлам хатлары ешрак йөрсен. Сау-сәламәт туган якларга әйләнеп кайтыгыз!

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев