Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Армиягә юл моннан башлана

"Элиталы гаскәрләргә эләгәсәгез килсә, тырышып укырга һәм спортны яратып, физик яктан чыныгып үсәргә кирәк", - дигән сүзләр еш яңгырады мәктәп укучыларының хәрби комиссариатның район бүлеге хезмәткәрләре белән очрашуында. Форпост үзәге инициативасы белән оештырылган очрашуга 1, 3, 4нче шәһәр мәктәпләреннән 8-9 сыйныф укучылары килгән иде. "Армия сафларына барырга әзерләнүче һәр егетнең...

"Элиталы гаскәрләргә эләгәсәгез килсә, тырышып укырга һәм спортны яратып, физик яктан чыныгып үсәргә кирәк", - дигән сүзләр еш яңгырады мәктәп укучыларының хәрби комиссариатның район бүлеге хезмәткәрләре белән очрашуында.
Форпост үзәге инициативасы белән оештырылган очрашуга 1, 3, 4нче шәһәр мәктәпләреннән 8-9 сыйныф укучылары килгән иде. "Армия сафларына барырга әзерләнүче һәр егетнең юлы нәкъ менә шушы бинадан - "военкомат"тан башлана. Озакламый сезгә дә аның ишекләрен ачып керергә туры киләчәк. Ә бүген без сезне хәрби комиссариат бүлеге тормышы белән якыннанрак таныштырырга булдык", - дигән сүзләр белән башлады очрашуны бүлек начальнигы Илгиз Галиев. Очрашуга үз теләге белән 1нче гимназиянең 8 сыйныф укучысы Зилия Гобәева да килгән иде. "Мин кечкенәдән армиягә бару турында хыялланам. Күптән түгел абыем Ринат Баһаветдинов армия сафларыннан кайткач, бу теләгем тагын да көчәйде. Хәзер ныклап спорт белән шөгыльләнә башладым", - ди кыз.
Хәрби комиссариат белән танышу дежур бүлекчәдән башланды. "Бөтен мөһим мәгълүмат иң беренче чиратта шушы бүлекчәгә килә. Язгы, көзге чакырылышларның кайчан башлануы турындагы факсограмманы да нәкъ менә биредә кабул итеп алалар", - диде Илгиз Наилевич.
Егетләрне хәрби хезмәткә хәзерләү һәм чакыру бүлегенә килеп кергәч, укучыларның күзендә очкын кабынды. Илгиз Галиев әлеге бүлектә урын алган стендларга күрсәтеп егетләр хезмәт итәчәк гаскәрләр турында сөйләгәндә, бәлки, кайсыдыр инде хәзер үк зәңгәр йә яшел берет кию турында хыялланып та алгандыр.
Хәрби хезмәткә хәзерлек һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Роза Конакова сөйләгәннәрне дә кызыксынып тыңладылар булачак солдатлар. "Бу бүлмәдә 17 яшьтән 27 яшькә кадәрле барлык егетләр турында да мәгълүматлар тупланган: ничә яшьтә, сәламәтлеге, тәртибе ничек... Тиздән алар арасында сезнең хактагы мәгълүматлар да урын алачак", - диде Роза Әнвәровна архив тупланган шкафны ачып. "Ә менә солдат хезмәтен намус белән үтәп кайтканнан соң һәрберегез бу бүлеккә исәпкә алыначак. Биредә исәптә торучы һәр ир-егет туган илебезгә аз гына куркыныч янаганда да аны сакларга әзер булырга тиеш", - диде Илгиз Галиев мобилизацион бүлек белән таныштырганда. Аннан булачак солдатлар "Хәрби туганлык" оешмасының Татарстан региональ бүлекчәсе башлангыч оешмасындагы абыйлары белән аралаштылар. "Сезнең һәркайсыгызда бүген үк "мин армиягә бармасам, кем барыр, туган илне кем саклар?" дигән хис туарга тиеш. Армиядән куркырга кирәкми", - диде оешма җитәкчесе Рафис Муллахмәтов. "Безнең чорда армия сафларына бармау бик зур хурлык санала иде. Армиядә хезмәт итеп кайту - туган илеңне, якыннарыңны, әти-әниеңне сакларга һәрчак әзер булу дигән сүз бит ул", - дип дәвам итте аның урынбасары, хәрби бурычын Чечняда үтәп кайткан Рафаэль Садыйков. "Мин өч ел хәрби-диңгез флотында хезмәт иттем. Хәзер бу срок бер елга гына калдырылды. Мин ышанам: сезнең арадан да әлеге гаскәрләргә эләгүчеләр булыр һәм алар "их, тагын бер ел хезмәт итәр идем әле" дип уфтанмый калмаслар. Чөнки армия "тәмен" бер елда гына белү мөмин түгел", - диде ветеран диңгезче Раиф Гәрәев.
...Хәрби комиссариат бүлегеннән чыкканда, ничектер олыгаеп һәм җитдиләнеп киткәндәй тоелдылар укучылар. Димәк, очрашу эзсез узмаган.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев