Арт-объектта капкачлар артканнан-арта
Узган елның декабрендә әлеге капкачларны җыю өчен район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга махсус арт-объект урнаштырылган иде.
“Игелекле капкачлар” проектының асылы тетра-пак, сыек продуктлар һәм су савытлары, майонез, горчица кебек дой-пак, сөт, кефир, йогурт башка сөт продуктлары саклана торган савытларның капкачларын җыюдан гыйбарәт. Капкачларны сатудан кергән акча инвалид һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүгә тотыла.
Арт-обектта капкачлар артканнан-арта: “Игелекле капкачлар” акциясе дәвам итә. Экологик һәм рухи яктан әһәмиятле гамәлгә һәр райондашыбыз үз өлешен кертә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев