Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Артабыз

    2005 елдан башлап районыбызда яңа туган нәниләр саны арта бара. 2012 елның җиде аенда районыбызда 270 сабый туган булса, быел шул ук чорда 275 бала дөньяга аваз салды. Аларның 140ы - малай, 135е - кызлар. Яңа туган нәниләрнең 207се - шәһәрдә, 68е - авылда. 78 гаиләдә - беренче, 134 гаиләдә...

    2005 елдан башлап районыбызда яңа туган нәниләр саны арта бара.

    2012 елның җиде аенда районыбызда 270 сабый туган булса, быел шул ук чорда 275 бала дөньяга аваз салды. Аларның 140ы - малай, 135е - кызлар. Яңа туган нәниләрнең 207се - шәһәрдә, 68е - авылда. 78 гаиләдә - беренче, 134 гаиләдә 134 бала туган. Ә 13 гаилә дүртенче балалы булган. Дүрт гаиләдә игезәкләр дөньяга килгән.
    Соңгы ун елда беренче тапкыр ата-ана теләге белән бер авылда сабыйны өй шартларында таптырганнар.
    - Соңгы вакытта районыбызда сирәк исемнәр куша башладылар. Мәсәлән, малайларга Алан, Айваз, Риаз, Ранцель, Донат, Хәким, Таһир исемнәрен кушучылар булды, - ди ЗАГС бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Лилия Госманова.
    Ә кызлар арасында Амрия, Виталина, Риана, Софина, Ника, Элана, Асель исемнәре еш яңгырый башлаган.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: