Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ашыгыч ярдәм урманга ашыга

Кышкы салкын көннәрдә кошларга һәм кыргый җәнлекләргә азык табу бик тә кыенлаша. Әмма "Кичке Таң" заказнигы хезмәткәрләре аларны язмыш кочагына ташламыйлар. Быелгы кышта да алар өстәмә тукландыруны оештырдылар. Заказник директоры Әһли Фәйзуллин җитәкчелегендәге ашыгыч ярдәм төркеме урмандагы кошлар өчен 24 җимлек ясап, "кошлар ашханәсе"н агачларга элеп чыкты. Ә кабан дуңгызы,...

Кышкы салкын көннәрдә кошларга һәм кыргый җәнлекләргә азык табу бик тә кыенлаша.

Әмма "Кичке Таң" заказнигы хезмәткәрләре аларны язмыш кочагына ташламыйлар. Быелгы кышта да алар өстәмә тукландыруны оештырдылар. Заказник директоры Әһли Фәйзуллин җитәкчелегендәге ашыгыч ярдәм төркеме урмандагы кошлар өчен 24 җимлек ясап, "кошлар ашханәсе"н агачларга элеп чыкты. Ә кабан дуңгызы, поши, куян кебек кыргый хайваннар өчен өстәмә тукландыру мәйданчыклары булдырдылар. Үзләре ясаган улакларга ашлык, печән, салам салып чыктылар, тозлыклар да куйдылар. Икенче көнне үк әлеге улакларга таба хайван эзләре салынуына чын күңелдән сөенделәр заказник хезмәткәрләре. "Заказник территориясендәге һәр кош, нең ашыгыч ярдәм төркеме барысын да эшли", ди Әһли Гаскәрович шундый изге эш башкаруларына шатланып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев