Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ашыгулар фаҗигагә илтә

"Исереккә - диңгез тубыктан", диләр бит. Бигрәк тә салган хәлдә руль артына утырган машина йөртүче куркыныч. ЮХИДИ бүлекчәсендә беренче яртыеллыкка йомгак ясадылар. Шунысы сөендерә, исерек хәлдә машина йөртүчеләр, узган елның шул чорына караганда, 45 процентка кимегән. 2013 елда 175 машина йөртүче салган хәлдә тотылса, быелның беренче яртысында аларның саны 89га...

"Исереккә - диңгез тубыктан", диләр бит. Бигрәк тә салган хәлдә руль артына утырган машина йөртүче куркыныч.

ЮХИДИ бүлекчәсендә беренче яртыеллыкка йомгак ясадылар. Шунысы сөендерә, исерек хәлдә машина йөртүчеләр, узган елның шул чорына караганда, 45 процентка кимегән. 2013 елда 175 машина йөртүче салган хәлдә тотылса, быелның беренче яртысында аларның саны 89га төшкән.
- Без моны штрафлар арту белән бәйле дип саныйбыз, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов.
Баш "гаишник" шунысын да билгеләп үтте, закон бозучылар арасында күбесе моңа кадәр дә исерек хәлдә тотылганнар икән. Алар өчен административ җәза сабак булмаган икән. Хәтта "права"сыз калуга да кайберләренең исләре китми һәм янәдән салган хәлдә машинага утыралар. Акланырга нинди генә сәбәпләр уйлап тапмыйлар андыйлар, фантазияләре искиткеч бай. Мәсәлән, хатын авырып китмәсә һәм аны хастаханәгә илтәсе булмаса, руль артына утырмаган булыр иде. Яки эссе көнне сусаганны басар өчен бераз гына салкын сыра эчкән булган. Кыскасы, ялганларга гаҗәеп осталар.
Исерек хәлдә эләккәннәр арасында өч хатын-кыз да бар. Исерек йөртүчеләр исемлеген быел нәкь менә шул гүзәл затлар башлап җибәргән дә инде.
Ни кызганыч, исерек машина йөртүчеләр аркасында юлларда аварияләр саны арткан. Узган елның беренче яртысында нибары бер факт теркәлгән булса, быел бу сан дүрткә күтәрелгән. Әле узган атнада гына Шаршады янында Тирсә егете машинада әйләнде. Нәтиҗәдә, тән җәрәхәтләре алган абыйсының гомере Чаллы хастаханәсендә өзелде.
Ә узган ял көнендә шәһәребездәге "Эссен" сәүдә үзәге каршындагы ике катлы кирпеч йортның коймасына тагын машина килеп керде. Бу йортта яшәүчеләр исерек машина йөртүчеләрдән инде ничәнче тапкыр зыян күрделәр икән?!
- Юлларда хәрәкәт бик көчле. Зинһар, тизлекне арттырып чапмагыз. Әкрен барсаң, тизрәк барып җитәрсең дип юкка гына әйтмиләр. Юл фаҗигасенә юлыксагыз, тиешле урынга, гомумән, барып җитә алмавыгызны һич исегездән чыгармагыз, - ди Олег Капилов.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев