Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә иң оста шоферлар эшли

    Кеше сәламәтлеге сагында торучылар дигәндә, гадәттә, ак халатлы шәфкать ияләрен күз алдына китерәбез. Әмма авыру тормышы өчен көрәштә аеруча осталык, хезмәтеңне тирәнтен белүне таләп итә торган тагын бер һөнәр ияләре бар, алар - ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр. Ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәсе мөдире Магомед Аюбовның бу сүзләре белән килешмичә һич мөмкин...

    Кеше сәламәтлеге сагында торучылар дигәндә, гадәттә, ак халатлы шәфкать ияләрен күз алдына китерәбез. Әмма авыру тормышы өчен көрәштә аеруча осталык, хезмәтеңне тирәнтен белүне таләп итә торган тагын бер һөнәр ияләре бар, алар - ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр.

    Ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәсе мөдире Магомед Аюбовның бу сүзләре белән килешмичә һич мөмкин түгел. Авыруга вакытында тиешле медицина ярдәмен күрсәтүче табиб һәм фельдшерларның мөмкин кадәр тиз килеп җитүен нәкъ менә машина йөртүчеләр тәэмин итә дә инде. Шуңа күрә бу аеруча җаваплы эшкә машина йөртүчеләрнең иң осталарын сайлап алалар.

    Район үзәк хастаханәсендә шундый тугыз "Ашыгыч ярдәм" машинасы йөртүче бар. Аның филиалы булган Красный бор участок хастаханәсендә - бишәү. Алар машина йөртүдән тыш медицина ярдәме күрсәтүнең гади күнекмәләрен дә үзләштергәннәр. Кирәк чакта алар фельдшерларга авыруга шин салырга, кислород бирергә булышалар. Юкка гына "Ашыгыч ярдәм" машинасы йөртүчеләрнең җаваплылыгы медицина хезмәткәрләренеке кебек үк димиләр бит. Тәүлек буе эшләгәнлектән аларга кышларын чистартылмаган юллардан да йөрергә туры килә. Юлы начар булган авылларга да еш чакыралар. Заманча югары технологияле медицина ярдәме кирәк чакта авыруларны ерак араларга да - Казан, Алабуга, Чаллы, Удмуртиягә дә илтәләр. Үз сменалары булмаганда да машина йөртүчеләр һәрчак әзер торалар. Кирәк булган чакта солдатлар кебек бик тиз җыенып юлга кузгалалар. Смена вакыты белән исәпләшмичә, ял һәм бәйрәм вакытларында да хезмәт куйган фидакарь хезмәткәрләр күп тапкыр район башлыгының, үзәк хастаханәнең Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Бу үтә җаваплы эштә утыз ел хезмәт куючы Фәрит Сибгатуллин Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хатына лаек булган. Пугачеводагы шартлау вакытында авыруларны эвакуацияләүдә һәм Казанда үткәрелгән җәйге Универсиада вакытындагы активлыгы өчен Әнәс Нәҗметдиновка мондый ике Рәхмәт хаты тапшырылган.

    Участок амбулаторияләрендә машина йөртүче Исәнбайдан Рөстәм Әхмәдиев, Тирсәдән Айрат Соболев, Кичкетаңнан Рифат Кәлимуллин, Кадыбаштан Фәнис Закиров турында да гел мактау сүзләре генә ишетергә туры килә.

    Өйгә барып медицина ярдәме күрсәтү машиналарында хезмәт куючылар турында да бары мактау сүзләре генә әйтергә була. Йөри алмастай авырулар янына табибларны нәкъ менә алар йөртәләр дә инде. Бу эштә иң зур тәҗрибәлесе - Сергей Сайтаев.

    Әлеге шоферларга үз машиналарын һәрчак төзек тоту бурычы да йөкләнгән.

    - Вак-төяк ремонт эшләрен машина йөртүчеләр үзләре башкара. Ничек кенә булмасын, алар машиналарының һәрчак төзек булырга тиешлеген яхшы аңлыйлар. Чөнки хезмәтләре кеше гомерен саклап калу белән бәйле бит,- ди механиклары Руслан Кучумов.

    Ә шоферлар тимер атларның төзеклеген даими күзәтеп торганы, вакытында запас частьлар белән тәэмин иткәне өчен Руслан Хәмдисовичка рәхмәтләрен җиткерделәр.

    Гомер буе көн-төн белән исәпләшми хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветераннарны да онытмый хастаханә җитәкчелеге. Гомерләренең күп елын машина руле артында уздырган, эшләренә бик җаваплы караган Ринат Галиев, Юныс Галиевны олы ихтирам белән искә алалар, хастаханәдә уздырылучы бәйрәм чараларына чакырып хөрмәт күрсәтәләр.

    Эшкә килгәндә, смена башланганда алар ничәдә өйгә кайтасыларын белмиләр. Менә шундый киеренке хезмәт куючыларга юлларында яшел ут януын, сабырлык, нык сәламәтлек, иминлек телибез.

    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Автор фотосы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: