Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Асрарга арзанлы, сөте-ите файдалы

Озын-озак яллардан соң, ниһаять, беренче эш атнасын башладык. Күпләрегез Кәҗә елына кердек дисә дә, Кытай календаре буенча әлегә бу дөреслеккә туры килеп бетми. Кәҗә елы 19 февральдән генә башлана. Шулай да без "Әгерҗе хәбәрләре"нең 2015 елдагы беренче санын бу нәзакәтле хайван белән якыннан танышудан башларга булдык. Район статистика бүлегеннән алынган...

Озын-озак яллардан соң, ниһаять, беренче эш атнасын башладык. Күпләрегез Кәҗә елына кердек дисә дә, Кытай календаре буенча әлегә бу дөреслеккә туры килеп бетми. Кәҗә елы 19 февральдән генә башлана. Шулай да без "Әгерҗе хәбәрләре"нең 2015 елдагы беренче санын бу нәзакәтле хайван белән якыннан танышудан башларга булдык.
Район статистика бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәхси хуҗалыкларда 832 кәҗә асрала икән. Шуларның 53е - шәһәребездә. Калада туып-үссәләр дә абзарларында үгез, сарык, кәҗә, куян, тавыклар асрап көн күрүче Ленар һәм Алсу ФАЯЗОВлар хуҗалыгына юл тоттык. Абзарында бер мал да тотмаучы кайбер авыл халкына үрнәк күрсәтеп, улларын кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерүче бу яшь гаилә турында өч ел элек язган идек инде. Аннан соң гаиләләре дә, маллары да шактый арткан. Рәсил белән Фаилнең нәни энекәшләре Рафил дөньяга килгән. Кәҗәләре дә дүрт баш булган.
- Халык телендә "кәҗә мал түгел", диләр бит. Нигә бу хайванны асрарга булдыгыз? - дигән сорауга гаилә башлыгы Ленар:
- Мин бу әйтем белән бер дә килешмим. Гомумән, без үзебез җитештергән экологик чиста продукция белән туклану яклы. Ә кәҗә сөтенең файдасы турында озаклап сөйләргә була. Ул сыер сөтенә караганда, әллә никадәр чирдән дәва һәм кальций, аксым, фосфор, файдалы тозларга бай. Кәҗә сөтен ашказаны яхшы үзләштерә, сулыш юлларын, бронхитны, үпкәләрне яхшы дәвалый. Яман шеш барлыкка китерүне дә бермә-бер киметә, диләр. Ите дә холестеринсыз, - дип җавап бирде.
Хуҗабикә Алсу да әңгәмәгә кушылып:
- Балалар үскәндә кәҗә тоту аеруча кирәк дип саныйм. Сабый бала аллергиягә бик тиз бирешүчән бит. Ә кәҗә сөтеннән бернинди аллергия булмый. Улларыбызга салкын тигәнне сизү белән тизрәк кәҗә сөтен кайнатып эчерәбез. Аннан катык, эремчек, сыр ясыйм. Ашап туймаслык тәмле дә, файдалы да ул, кибет сөте түгел инде. Кәҗәләребезнең сөтеннән бернинди начар ис-тәм килми, барыбыз да яратып эчәбез. Нәни балага дип сораганда таныш-белешләргә дә бирәбез. Ә болай кәҗә сөтен сату белән шөгыльләнмибез. Югыйсә, базарда аның бәясе сыерныкына караганда шактыйга кыйммәтрәк, литры 60-70 сум, - диде.
Фаязовлар башта бер генә кәҗә сатып алалар.
- Милькабыз беренче айларда көйсезрәк булды, саудырмый газап чиктерде. Сөте тәмле булгач, түздем, ул да соңыннан ияләште. Бераздан аңа берәр иптәш алыйк дип сүз кузгаткан идем. Ирем икенче көнне үк эштән кайтуыма өч кәҗә бәрәне алып кайткан. Артыма утыра яздым. Алары бик тиз ияләштеләр. Хәзер дүрт кәҗәбез булуга сөенеп туялмыйм, - ди Алсу.
- Шәһәр җирендә кәҗә асрау кыенрактыр инде, көтү юк. Ә кәҗә иректә йөрергә ярата бит, - димен.
- Анысы бар инде. Кәҗә әрсез бит ул. Аннан алар ирекне яраталар. Ишегалдына чыгару белән сикерә башлыйлар. Болынга илткәндә күршеләрнең өй каршындагы чәчәкләренә зыян китергәләгәннәре бар. Ләкин саклап кына барырга тырышабыз. Болында исә алар бәйдәге бозаулар тирәсеннән китмиләр, сарыкларыбыз белән бик дус, бергәләп яшел үлән чемченеп йөриләр. Язын беренче үлән күренә башлау белән болында инде алар. Кәҗә асрау күп чыгым сорамый. Ризыкка артык нәзберек түгел. Мәсәлән, кәҗә - 547, сыер 311 төрле үлән ашый икән, - ди Ленар.
Әгерҗенең Восточная урамында яшәүче бу яшь гаилә Кәҗә елына, әнә шулай, дүрт кәҗә белән керә. Ленар белән Алсу үз йорты белән яшәүче башкаларга да кәҗә асрарга тәкъдим итә.
- Абзарыгызга бер-ике кәҗә алып кайтып куйсагыз, бераздан ничек бу сакалбайсыз тордык икән диярсез. Асрарга арзанлы, сөте-ите бик файдалы икәнен үзегез дә тиз арада сизеп алырсыз, - ди Ленар Фаязов.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев