Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ата-аналарга балалар бакчаларындагы бәйрәмнәргә кертү рөхсәт ителде

Социаль дистанция саклау шарт

“Роспотребнадзор” Татарстан идарәсе, бик күп үтенечләр һәм шикаятьләрдән соң, ата-аналарны балалар бакчаларында оештырылган “утренник”ларга кертүне рөхсәт иткән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева белдергән.

“Санитария кагыйдәләре буенча мәгариф оешмаларында 2022 елга кадәр массакүләм чаралар үткәрүне тыю күздә тотылган. “Роспотребнадзор” идарәсе, группа эчендә чара уздырылганда, баланың әнисе яки әтисен (1 балага – 1 зур кешене) кертергә мөмкин дип саный”, – дип аңлаткан ул.

Җамалиева әйтүенчә, “утренник”ка килүчеләр берничә шартны үтәргә тиеш. Беренчедән, аларның 65тән өлкән булмавы кирәк. Икенчедән, тән температурасын үлчәтү һәм, өченчедән, социаль дистанция саклау шарт.

“Бакча мөдире балалар арасында чирләүчеләр булмаганда яки йогышлы чирләр буенча карантин кертелмәгәндә генә группада теге яки бу чараны оештыру турында карар кабул итәргә мөмкин. Моннан тыш бу бөтен балалар бакчасы өчен оештырылган чара булып тормаска, ягъни төрле группаларга йөрүче балалар бергә җыелмаска тиеш”, – дип аңлаткан ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев