Атаклы тренер Сергей Чечегов Әгерҗедә эшкә керешә
Уңышлар гына телибез!
Бүгеннән башлап чаңгы ярышлары буенча танылган һәм талантлы тренер Сергей Чечегов Татарстан Республикасының Әгерҗе шәһәрендә яңа урында эшли башлый.
⠀
Кичә "Орешник" паркында ата-аналар һәм балалар белән оештыру җыелышы булды, анда 60ка якын кеше җыелган иде.
⠀
"Дөресен генә әйткәндә, бераз дулкынландым, әмма бу нормаль күренеш. Хәзер тренировкалар процессы системасын корачакбыз. Киттек!",- дип уртаклаша Сергей.
Тренерга һәм аның яңа тәрбияләнүчеләренә зур уңышлар һәм бары тик җиңүләр генә телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев