Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Ау“ башлана

Кемгә ничектер, минем үземә урамда май ае түгел, ә июль кебек. Әллә соңгы вакытларда көннәр май аена хас булмаганча кызу торганга, үләннәр дә күзгә күренеп күтәрелеп китте. Шуңа басуга печәнгә баручылар да күренгәли башлады инде. - Халыкның абзарындагы малы турында кайгыртуына, инде бүгеннән үк кышка запас туплый башлавына без сөенәбез...

Кемгә ничектер, минем үземә урамда май ае түгел, ә июль кебек. Әллә соңгы вакытларда көннәр май аена хас булмаганча кызу торганга, үләннәр дә күзгә күренеп күтәрелеп китте. Шуңа басуга печәнгә баручылар да күренгәли башлады инде.
- Халыкның абзарындагы малы турында кайгыртуына, инде бүгеннән үк кышка запас туплый башлавына без сөенәбез генә. Әмма кайберәүләрнең оятсызлыгына күз йому мөмкин түгел, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин. Юкка гына болай дими ул: җитәкченең күпьеллык үлән үскән басулардагы тәртипсезлеккә эче поша.
- Авыл халкы, бигрәк тә яшүсмер егетләр мотоцикл белән басу уртасына ук керәләр. Шул рәвешле, алар басуларны бозып, ергалап бетерәләр. Ә өлкәнрәкләр арасында күпьеллык үлән чәчелгән басулардан печән чабып, трактор, машиналарга төяп алып китүчеләр дә очрый. Дөрес, олы юл буйларындагы басуларда мондый тәртипсезлек бик күренми әле. Ә менә эчкәрәк кергән саен ергаланып беткән басуларны күреп, йөрәк әрни. Югыйсә, бу басулар - шәхси хуҗалыкныкы түгел бит, "Агро-Кама" ширкәтенеке. Әлеге җирләрне эшкәртү, анда күпьеллык үлән үстерү өчен хуҗалык күпме матди чыгымнар тоткан?!
Хәзер күпләр бәрәңге бакчасының бер өлешенә күпьеллык үлән чәчәләр. Менә шул үләнне берәрсе килеп чабып алып китсә, хуҗа әлеге кешене нишләтер иде икән?! Бу җирләрнең хуҗасы "Агро-Кама" ширкәте бит, - ди Дилүс Гатауллин. Басуларны оятсыларча бозучыларны, аннан печән чабып алып китүчеләрне киләчәктә җаваплылыкка тартачаклары турында да кисәтеп куйды ул.
- Бу - абзардан мал, амбардан ашлык урлау кебек үк җинаять. Ә җинаять кылган өчен җәзасы да булырга тиеш. Әлеге тәртипсезлеккә чик кую максатыннан махсус комиссия төзеләчәк һәм аның составында полициянең участок, куркынычсызлык хезмәте, район хакимияте, "Агро-Кама" ширкәте вәкилләре дә булачак. Алар "ятьмәсенә" эләгүчеләр техникасыннан колак кагачак, штрафка да тартылачак, - ди Дилүс Гаскәрович.
Ә менә печәнне болыннардан, әрәмә буйларыннан, чокырлардан чабып алып кайтучыларны бары хуплый гына ул.
- Быелгы җәй дә безне әллә ни мул яңгырлары белән кинәндермәс, ахрысы. Шуңа халык хәзердән үк шәхси хуҗалыгындагы малларга печән хәзерләүгә зур игътибар бирсен иде. Югыйсә, күпләр рулонлы печән керткәнне көтеп ята йә "фермерлардан сатып алырмын әле" дип уйлый. Әнә, узган ел да урып-җыюга башлануга ук халыкны фермерлардан ашлык сатып алырга өндәдек. Безнең сүзгә колак салып, шул чакта сатып алганнар отты, ә бу эшне кабатка калдыручылар аны кыйммәтрәк бәядән сатып алырга мәҗбүр булды. Яңгырлар яумаган очракта быел печәннең бәясе дә арзан булмаячак. Шуңа техникасы, мөмкинлеге булган кешеләр йоклап ятмасын иде, - ди Дилүс Гатауллин.
Яшь бозаулар өчен витаминлы яфрак азыгы, төрле дару үләннәре җыю кирәклеген дә онытмасын иде халык. Табигать - үзе даруханә бит ул, бары тик иренмәскә генә кирәк.
- Имән, юкә яфракларыннан ясалган витаминлы чәй кышын яшь бозауларның организмын ныгыту өчен менә дигән чара, - диләр ветеринарлар.
Июнь урталарында район хуҗалыкларында да витаминлы азык хәзерләү эше башланачак. Хуҗалык җитәкчеләре бу яклап шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре ярдәменә дә өметләнәләр.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев