“Авангард“ кинотеатрында – “Җәза“ фильмы
Әлеге психологик-криминаль драма Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнгән. Фильм 9 ай төшерелгән. Әзерлек эшләре тагын да озаграк барган. "Бу фильм - жанры белән дә, су астында төшерелүе белән дә яңалык," - ди баш режиссер Фәнис Камал. Кино әфьюн баткаклыгына кереп чумган яшь егет хакында. Аның күзләре шулкадәр тонган...
Әлеге психологик-криминаль драма Заһид Мәхмүдинең "Әче балан" дигән китабына нигезләнгән. Фильм 9 ай төшерелгән. Әзерлек эшләре тагын да озаграк барган. "Бу фильм - жанры белән дә, су астында төшерелүе белән дә яңалык," - ди баш режиссер Фәнис Камал.
Кино әфьюн баткаклыгына кереп чумган яшь егет хакында. Аның күзләре шулкадәр тонган ки, бер мизгел рәхәтлек өчен дустының кызын, соңрак атасын үтереп суга ташларга да чирканмый...
Иртәгә, 1 декабрьдә, Әгерҗенең "Авангард" кинотеатрында әлеге фильмның премьерасы. Ул 18.00 һәм 20.00 сәгатьләрдә күрсәтелә. Бәясе - 100 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев