Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авыл эшмәкәрләренә ярдәм булачак

"Авыл эшмәкәрләренә ярдәм итүнең яңа формаларын эзләячәкбез. Авылны саклап калуда бу эш бик тә мөһим", - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының XII съездында. Исегезгә төшерәбез: узган елның январенда безнең районда да фермерлар, крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе оешкан иде. "Әлеге...

"Авыл эшмәкәрләренә ярдәм итүнең яңа формаларын эзләячәкбез. Авылны саклап калуда бу эш бик тә мөһим", - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативларының XII съездында.
Исегезгә төшерәбез: узган елның январенда безнең районда да фермерлар, крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе оешкан иде. "Әлеге берлеккә кергән 20дән артык эшмәкәр белән бик тыгыз элемтәдә торабыз, һәр эшне киңәшләшеп башкарабыз. Ассоциация булдыру республика күләмендә уздырыла торган чараларда катнашуга юл ачты. Әйтик, Яңа Бәзәкәдән гаилә фермасы хуҗалары Дилүс Ямалиев һәм Раушан Хикмәтуллин Казанда авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә булып кайттылар. Алар заманча авыл хуҗалыгы техникасы белән таныштылар, "түгәрәк өстәл"дә катнаштылар. Салагыштан Илнур Сәхипов Казанга фермерлар ассоциациясе эшчәнлегенә йомгак ясау җыелышына барды. Башкалабызның Фермерлар базарында бәрәңге сату мөмкинлеге дә булды узган ел. Ай саен Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы төрле районнарда фермерлык хуҗалыклары башлыклары һәм эшмәкәрләр катнашында киңәшмәләр уздыра. Эшмәкәрләр Илнур Сәхипов, Тирсәдән Равил Харисов, Әгерҗедән Илнур Мөстәхимов, әлеге киңәшмәләрдә катнашып, "Лизинг-грант" бәйгесендә катнашуның авыл кешесе өчен ничек отышлы булуын үз күзләре белән күреп кайттылар", - ди берлек рәисе Ленар Хәмитов.
Февраль аенда шушы эшмәкәрләр Ленар Галинурович җитәкчелегендә XII съездда да булып кайттылар. "Минем республика күләмендәге мондый чарада әле беренче тапкыр гына катнашуым. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның: "Безгә сезнең фикерләрегезне белү мөһим. Без күп нәрсәне үзгәтергә кирәклеген аңлыйбыз, шуңа күрә сезне җанлы әңгәмә алып бару өчен җыйдык. Алга таба да шундый ук тыгыз элемтәдә эшләвебезне дәвам итәчәкбез", дигән сүзләре күңелемә аеруча хуш килде. Димәк, киләчәгебаз өметле", - ди сөт эшкәртү кооперативы хуҗасы Равил Харисов.
"Ассоциация рәисе Камияр Байтимеров, Татарстанның әйдәп баручы фермерлары - Алексеевск районыннан Илшат Гомәров, Түбән Камадан Владимир Аппаков, Арчадан Мөдәррис Миңнуллин һәм башкаларның чыгышлары авылда эшмәкәрлекне үстерүдәге, бу өлкәдәге яңалыкларны да, проблемаларны да күзалларга мөмкинлек бирде", - ди Ленар Хәмитов.
Съездда кабул ителгән карарлар нигезендә район җитәкчелегенә авылда хуҗалык итүнең кече формаларын җәелдерү, фермерлык хуҗалыкларына җир бирү һәм аны рәсмиләштерүдәге кыенлыкларны бетерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең керемнәрен арттыру өчен, аерым продукцияләргә бәя куюның методикасын булдыру, бәяләрне ел ахырында түгел, ел башында билгеләү һәм башка шундый "аяк чалучы" проблемаларны кичекмәстән чишү зарур.
"Без барлык докладларга анализ ясап, тиешле беркетмә әзерләячәкбез. Ул авылдагы проблемаларны хәл итүдә юл картасы булачак", диде Рөстәм Миңнеханов", - ди Ленар Хәмитов. Димәк, киләчәктә дә Хөкүмәттән ярдәм булачак дип өметләнәләр авыл эшмәкәрләре.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев