Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авылдашларга бүләк

Әле күптән түгел танылган якташыбыз Раиф Мәрданов туган төбәге тарихына багышланган затлы китабы белән тәбәрлеләрне шатландырган иде. Тарих һәм мәдәни-мирас елында Татарстанның атказанган хезмәткәре, ветеран журналист Харис ЗАКИРОВ та "Иж буенда өч авыл" исемле тарихи китабы белән авылдашларына бүләк ясады. Бу китапка кереш сүзендә автор "Гадәттә теге яки бу тарихи...

Әле күптән түгел танылган якташыбыз Раиф Мәрданов туган төбәге тарихына багышланган затлы китабы белән тәбәрлеләрне шатландырган иде. Тарих һәм мәдәни-мирас елында Татарстанның атказанган хезмәткәре, ветеран журналист Харис ЗАКИРОВ та "Иж буенда өч авыл" исемле тарихи китабы белән авылдашларына бүләк ясады.
Бу китапка кереш сүзендә автор "Гадәттә теге яки бу тарихи хезмәттә шул чорның күренекле вәкилләре, орден-медальләргә, мактаулы исемнәргә лаек булган шәхесләр искә алына. Безнең "Иж буенда өч авыл"да исә гап-гади терлекчеләрнең, игенчеләрнең исемнәре урын алды. Максатыбыз - үткәннәргә күз салу, туган төбәгендә гомер кичереп, хәл кадәри хезмәт куйган авылдашларыбыз истәлеген торгызу", дип язган. Якташыбыз китабын исеме тарихка гына кереп калган туган авылы Иске Акхуҗа, Яңа Акхуҗа, Көчек авыл исемнәренең килеп чыгышы турындагы риваятьләрдән башлый. Аннан ул укучыны күмәк хуҗалыклар төзү елларына сәяхәткә алып чыга. "Кызыл маяк", "Кызыл юл", "Кызыл Иж" колхозларының эшләрен, хезмәтчәннәрен искә ала.
Дәһшәтле сугыш елларында авылдашларының фидакарь хезмәте турында аеруча зур горурлык белән яза Харис әфәнде. 50нче елларда вак колхозларны эреләндерү, берләштерелгән хуҗалыкларның уңышлары, гап-гади колхозчыларның көндәлек хезмәте, тормыш-көнкүрешенә дә тәфсилләп туктала ул. Авыл кешесе, бигрәк тә шушы төбәктә туып-үскән һәркем өчен бик тә кызыклы бу китап. Һәр кешесе таныш, күңелгә якын бит туган якның. "Мәңгелеккә киткән күпме авылдашлар искә төшә, күпме тарихи мәгълүмат бирә әлеге китап. Тын да алмый укып чыктым. Яшьләргә, бигрәк тә киләчәк буынга менә дигән бүләк ул. Хариска мең рәхмәт хезмәте өчен", - ди хезмәт ветераны Әмин ага Нәбиуллин. Ә автор шундый бай эчтәлекле тарихи китапны дөньяга чыгаруда матди ярдәм күрсәткән "Ак Барс-Әгерҗе" агрофирмасы генераль директоры Илгиз Салиховка рәхмәт белдерә.
Туган төбәкләре турында шундый китаплары булган авылларга күпләр ак көнләшү белән карыйдыр, "эх, безнең авыл тарихы турында да язучы булсын иде" диючеләр дә байтак. Раиф Мәрдәнов, Харис Закиров кебек патриот якташларыбыз күбрәк булса, һәр авылның тарихы киләчәк буыннарга истәлек булып калыр иде. Йә, әйдәгез, якташлар, кем алына туган төбәге турында шундый тарихи бүләк калдырырга?..
Рәмзия Нуриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев