Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авылдашларын эшле итүчеләр

Чаллыда бер зур төзелеш оешмасында эшләп, үзе проектлар ясап бик күпләргә коттеджлар төзегән алтын куллы Иске Эсләк егете Илдус һәм аның күп еллар ашханәдә пешекче булып эшләгән хатыны Рәмзия САДРИЕВларны авылга кайтып үз эшләрен башлап җибәрергә нәрсә мәҗбүр иткән соң? "Иске Эсләккә кайткан саен авылдашларның "эш юк, гаиләне ничек туйдырырга...

Чаллыда бер зур төзелеш оешмасында эшләп, үзе проектлар ясап бик күпләргә коттеджлар төзегән алтын куллы Иске Эсләк егете Илдус һәм аның күп еллар ашханәдә пешекче булып эшләгән хатыны Рәмзия САДРИЕВларны авылга кайтып үз эшләрен башлап җибәрергә нәрсә мәҗбүр иткән соң?
"Иске Эсләккә кайткан саен авылдашларның "эш юк, гаиләне ничек туйдырырга белмибез" дип зарлануларын ишетеп, кайберәүләренең аракы белән дуслашып түбән тәгәрәүләрен күреп йөрәгем әрни иде. Ничек тә аларга булышасым, авылны яшәтәсем килде. Шулай хатыным белән киңәшләштек тә үз эшемне ачып, авылдашларымның берничәсен булса да эшле итү хыялы белән авылга күченеп кайттык. Менә инде дүртенче ел авыл тормышы белән кайнап яшибез", - ди Илдус абый.
Садриевлар гаиләсе, бүген көрәк, себерке, швабра, тырма һәм башка хуҗалык кирәк-яраклары өчен саплар ясап, аны Чаллыдагы 6 базага озата. Кышкы чор - эшнең кызган һәм товарның үтә торган чагы. Садриевлар хуҗалыгында көнгә 500әр данә сап ясала. Аларны ясау өчен каен агачы сатып алалар. Үзләренең пилорамаларында ярдырганнан соң дүрт кырлы борысларны станок аркылы чыгаралар. Аннан икенче станокта сапларның башын шомартып йомарлап куялар. "Бу ике станокны Илдус үзе ясады. Миллиметрлап үлчәп, озак уйлап эшләде ул аларны. Шуңа күрә дә станоклары сәгать кебек эшли, күз тимәсен", - ди Рәмзия апа. Саплар әзер булганнан соң алар киптерелә һәм унар-унар данә итеп бәйләп базага озатыла.
"Сап өчен шоп-шома гына агачларны табуы авыр. Әмма ботаклыларын да әрәм итмибез", - ди хуҗа. Аларыннан төрле үлчәмдәге борыс, читләнгән һәм читләнмәгән такталар, идән-түшәм сайгаклары, ләхет такталары да ясыйлар. Әлеге агач материалларына сорау бик зур икән. "Язга евровагонка эшләп карау ниятебез дә бар. Аны алырга теләүчеләр дә булыр дип ышанабыз", - диләр Садриевлар.
Алай гына да түгел, мичкә ягардай калдыкларны авылдашларына, эшчеләренә дә бирәләр. Эшчеләр дигәннән, 8 авылдашларын эшле иткән бу гаилә. "Егетләрдән без бик канәгать. Күңел биреп эшлиләр. Хезмәт хакын вакытында түлибез, гозерләрен үтәргә тырышабыз. Эчү, сәбәпсез эш калдыручыларга урын юк бездә!" - ди Илдус абый.
Узган көздә бу гаилә тәвәккәлләп, тагын бер зур эшкә алынган. Иске Эсләк авыл җирлеге башлыгы Галимҗан Муллахмәтов тәкъдиме белән гаилә фермасы төзегәннәр. "Россельхозбанк"тан алган кредитка яңа лапас җиткергәннәр. Җиде баш үгез сатып алганнар. "Үзебез дә сизмәстән, әнә шулай, әкренләп авыл тормышына чумдык. Эше күп, мәшәкатьле булса да, төн йокысы, ял күрмәсәк тә безгә ошый", - диләр үзләре. Күптән түгел район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та алар хуҗалыгы белән танышканда соклануын белдергән. Су керүе, малларга ашарга пешерү өчен шунда ук урын булдырылуы, ашлыкның һәм тегермәннең дә бер түбә астына урнаштырылуы эшне күпкә җиңеләйткән. Лапаста хәтта һава чыгу юлын да ясаганнар. "Алганда бозауларыбыз 2 центнерлы иде. Хәзер көн саен бер килога арталар. Режимны бозмыйча көнгә өч тапкыр ашатабыз. Арпаны микро-, макроэлементлар кушып пешерәбез. Быел кәбестә, кишер, чөгендер бик уңды. Мин малкайларны ара-тирә шул яшелчәләр белән дә сыйлап торам", - ди Рәмзия апа.
Киңәшле эш таркалмас, ди халык. Садриевлар да һәр эшне киңәшләшеп эшлиләр. "Күп еллар шәһәрдә торгач, кала тормышына ияләнгән идек бит. Ә хәзер безгә күпне белергә, өйрәнергә туры килә. Нинди генә киңәш кирәк булса да авылдашларыбыз Марс Салихов, Рафаэль Камалиевка мөрәҗәгать итәбез. Рәхмәт, беркайчан кире какканнары юк", - диләр хуҗалар. Чаллыда яшәүче кызлары Лилия, кияүләре Айрат та - зур ярдәмчеләре. "Лилия документ эшләрен башкарса, Айрат электр эшенә бик оста", - ди Рәмзия апа.
Әнә шулай, бүген авыллар бетә, яшьләргә эш юк дип зар елап, бер-берсенең тормышыннан көнләшеп яшәүчеләргә Садриевлар кебек тормыш алып баручыларны үрнәк итеп куярга була. "Тырышкан - табар", дигән бит борынгылар да.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев