Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авыллар картая

Быелның ун аенда авылларда 118 сабый дөньяга килгән. Иң күп бәбиләр - Тирсә авыл җирлегендә, анда 19 сабый туган. Ә менә Девәтернә җирлегендә нибары 1 бала дөньяга килгән. "Безнең авылда яшьләр юк диярлек. Халыкның уртача яше - 50. Ел ахырына кадәр Девәтернәдә тагын бер сабый туарга тиеш. Тик бу гына...

Быелның ун аенда авылларда 118 сабый дөньяга килгән. Иң күп бәбиләр - Тирсә авыл җирлегендә, анда 19 сабый туган. Ә менә Девәтернә җирлегендә нибары 1 бала дөньяга килгән.
"Безнең авылда яшьләр юк диярлек. Халыкның уртача яше - 50. Ел ахырына кадәр Девәтернәдә тагын бер сабый туарга тиеш. Тик бу гына хәлне уңай якка үзгәртер дип уйламыйм", - ди Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов.
Ә менә Тирсә авыл җирлегендә халыкның уртача яше 39 икән. "Ел башыннан Тирсәдә - 17, Чишмә һәм Наҗарда 1әр бала дөньяга килде. Чишмәдә Энҗе-Ринат Корбановлар гаиләсендә 6нчы сабый туды", - ди әлеге җирлек башлыгы Ләйсирә Нәфыйкова. Иж-Бубыйда - 11, Күләгәштә - 10, Азевода 9 нәни дөньяга аваз салган. "Күләгәш - районда иң яшь авылларның берседер, мөгаен. Бездә халыкның уртача яше - 33. Моңа кадәр елга 7-8 сабый туа торган иде, быел исә 10 айда 10 сабый дөньяга килде. Ә вафат булучылар саны - 7. Сабый туган гаиләләрнең барысы да - тәртиплеләр. Альбина Ишпаева һәм Сергей Петровның гаиләсендә бишенче бала - уллары Федя туды", - ди әлеге авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев.
Бима, Красный бор, Кадыбаш җирлекләрендә - 7шәр, Кодашта - 6, Шаршадыда - 5, Көчек, Яңа Бәзәкә, Иске Чекалда, Кадрәк, Кичкетаңда - 4әр, Кырынды, Иске Эсләк, Исәнбай, Салагыш җирлекләрендә 3әр сабый дөньяга килгән. Тәбәрле, Сарсак-Омга җирлекләрендә - 2шәр. "Бездә ел саен туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк була торган иде. Быел киресенчә булганына үзебез дә гаҗәпләнәбез. Авылда яшь гаиләләр күп, шуңа киләчәктә бу хәл уңай якка үзгәрер дип өметләнәбез", - ди Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы Анатолий Касьянов.
Ә гомумән алганда, быелның ун аенда районда 396 сабый туган һәм шуның нибары 118е - авылларда. Район халкының яртысы авылларда яшәвен исәпкә алганда, бу сан бер дә сөендерми. Ул авылларның картаюы хакында гына сөйли.
Авыл үсә, яши, гөрли,
Туса әгәр балалар.
Тормышның матур чәчәге,
Киләчәге ич алар,
- дип яза районыбыз шагыйрәсе Асия Корбангалиева. Әйе, авылларның киләчәге дә - балаларда. Балалар тумаган авыллар бетүгә йөз тота. Ә авыл - милләт, тел, гореф-гадәтләребез бишеге ул. Ни кызганыч, эш урыны булмагач, авылга яшьләр атлыгып тормый шул. Якын киләчәктә генә әлеге илкүләм проблеманың чишелеше күренмәве тагын да күңелсезрәк...
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев