Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Авылларда – законсыз чүплекләр

    Район прокуратурасы табигатьне саклау һәм санитар-эпидемиология законнарының үтәлешен даими контрольдә тота. 23 апрельдә үткәрелгән тикшерүләр вакытында Бима, Исәнбай, Кодаш, Салагыш, Тирсә, Шаршады, Иж-Бубый, Кырынды, Сарсак-Омга, Кадрәк, Кадыбаш, Көчек, Яңа Бәзәкә авыл җирлекләре территорияләрендә законсыз чүплекләр булуы ачыкланды. Аларда көнкүреш калдыкларын урнаштыру проектлары юк, чүплекләр әйләндереп алынмаган, калдыкларны чүплеккә чыгару куркыныч...

    Район прокуратурасы табигатьне саклау һәм санитар-эпидемиология законнарының үтәлешен даими контрольдә тота.
    23 апрельдә үткәрелгән тикшерүләр вакытында Бима, Исәнбай, Кодаш, Салагыш, Тирсә, Шаршады, Иж-Бубый, Кырынды, Сарсак-Омга, Кадрәк, Кадыбаш, Көчек, Яңа Бәзәкә авыл җирлекләре территорияләрендә законсыз чүплекләр булуы ачыкланды. Аларда көнкүреш калдыкларын урнаштыру проектлары юк, чүплекләр әйләндереп алынмаган, калдыкларны чүплеккә чыгару куркыныч калдыклар белән эшләүгә бирелә торган мәҗбүри лицензиясез башкарыла.
    Тикшерү нәтиҗәләре буенча Әгерҗе район судына табигатьне саклау законын үтәмәгән өчен әлеге авыл җирлекләре буенча 13 гариза җибәрелде. Хәзер алар - хөкемдарлар каравында.
    Эдуард Кириллов,
    прокурор ярдәмчесе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: