Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Автомәктәптә уку – мәҗбүри

    Руль артына махсус рәвештә машина йөртергә өйрәнгән кеше генә утырырга тиеш! Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әнә шундый катгый таләп куйды. Моңа кадәр автомобиль руле артына утырырга теләүчеләр автомәктәпләрдә укып тормый гына "права" алу өчен имтихан бирә ала иде. Янәсе, алар машинаны болай да шәп йөртәләр, автомәктәптә укуга вакыт әрәм итеп...

    Руль артына махсус рәвештә машина йөртергә өйрәнгән кеше генә утырырга тиеш! Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев әнә шундый катгый таләп куйды.

    Моңа кадәр автомобиль руле артына утырырга теләүчеләр автомәктәпләрдә укып тормый гына "права" алу өчен имтихан бирә ала иде. Янәсе, алар машинаны болай да шәп йөртәләр, автомәктәптә укуга вакыт әрәм итеп тормыйлар. Хәзер исә үзлегеннән генә йөртергә өйрәнеп, машина йөртү хокукы алырга теләүчеләр имтиханга кертелмәячәкләр. Кыскасы, автомәктәптә уку мәҗбүри.
    Ә "Бердәм Россия" партиясеннән депутат Александр Васильев, юл-транспорт фаҗигасе ясап, кеше гомерен өзгән яки сәламәтлегенә зур зыян салган машина йөртүчеләрне яңадан автомәктәпләргә җибәреп, түләүле курсларда белемнәрен яңартырга тәкъдим итә. Кайбер чит илләрдә мондый практика бар икән инде. Бәлки Рәсәй Дәүләт Думасы депутатлары да моны хупларлар?..

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: