Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авыл баласының күңеле – басуда

Һава торышы бер айдан артык "елап" торса да, басу-кырлардан бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу - төп бурыч. Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов та, район башлыгы Валерий Макаров та авыл хезмәтчәннәре алдына шундый максат куйды. КАЛАДАН КАЙТЫП ЭШЛИЛӘР Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин белән III участок басуларына чыгуның төп максаты да...

Һава торышы бер айдан артык "елап" торса да, басу-кырлардан бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу - төп бурыч. Республика Лидеры Рөстәм Миңнеханов та, район башлыгы Валерий Макаров та авыл хезмәтчәннәре алдына шундый максат куйды.
КАЛАДАН КАЙТЫП ЭШЛИЛӘР
Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин белән III участок басуларына чыгуның төп максаты да иген басуларындагы, амбарлардагы эшнең оештырылуын тикшерү, комбайнчыларның кәефен белү иде.
- Һава торышы гына кояшлы, матур булсын. Иң мөһиме, урып-җыю чорында шул хәзер. Ашлык җитеште, гәрәбәдәй алтын бөртекләрне әрәм-шәрәм итми җыеп алырга кирәк. "Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык", дип борынгылар бик дөрес әйткәннәр, - ди гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган ветеран, хәзер III участок җитәкчесе Мәхтүр Нуриев.
Иске Эсләкнең арыш басуында комбайннар гөрелтесе ерактан ук ишетелә. Әнә, җиде метр киңлектә арыш суктырып килүче комбайннар да якынлашалар. Бу басуларда ике комбайн гына эшли. "Нью Холланд" комбайнын беренче елларын иярләүче Кадыбаш егетләре Айрат Исмәгыйлев һәм Илсур Хәкимовның кәефләре күтәренке. Кечкенәдән әтисе Таһирның ярдәмчесе булып эшләгән Айрат инде ничә ел комбайнга утырмаган булган. Быел Чаллыдагы эшеннән урак чорына махсус ял алып туган як кырларында эшләргә кайткан.
- Ничә ел хыялландым шушы заманча кыр корабын иярләргә. Быел тәвәккәлләдем бит. Башта Тирсәгә барып ремонтладым. Комбайнга ияләшү авыр булмады, әле урып-җыюның башы гына булгач, алҗытмады да, авырлык та бик сизелми, - ди Айрат.
Ә менә армия сафларыннан бер ай элек кенә кайткан Илсурга тракторчылыкка укуы файдага гына булган. Ул да шәһәргә киткәнче алган белеме буенча авылда "практика" уза.
- Айрат белән бик килешеп эшлибез. Кадыбаш басуларында да арыш суктырдык, хәзер Иске Эсләккә күчерделәр, - ди Илсур.
Ашлык ташучы машиналар амбар белән басу арасын көнгә ничә урыйлар икән?! Әнә, Көчек егете Нияз Хуҗинның комбайныннан гәрәбәдәй бөртекләр КамАЗ машинасына коела.
- Арышның уңышы елына күрә яхшы. Бер гектардан якынча 22 центнер уңыш чыга. Көнгә 12-13 бункер ашлык сугабыз. Бункерга якынча 7 тонна ашлык керә, - ди Нияз.
Ниязга ярдәмгә килгән нефть тармагында эшләүче дусты Руслан Порхунов та отпускысын махсус урып-җыю чорына туры китереп алган.
- Күп еллар комбайнда эшләгәч, күңел барыбер басуга тарта, - диде ул.
АМБАРДА ЭШ КАЙНЫЙ
Иске Эсләк ындыр табагында мөдир Рәзилә Зарипованың эшне яхшы оештырганы күренеп тора. Өч мең тонна ашлыкның орлыкка дигәнен чистартып, җилгәреп, киптереп әзерләп тә куйганнар.
- Амбардагы сигез эшче барысына да өлгерә. Төнлә каравылда торып, көндез безнең белән беррәттән эшләүчеләр дә бар. Читтән кеше алмыйбыз, - ди Рәзилә ханым.
Сүз уңаеннан: III участокта киләсе ел уңышына да нигез сала башладылар. Авыл хезмәтчәннәре арыш чәчәргә чыктылар. Бу көннәрдә борчак җыю эше дә тулы көченә бара. Шул ук вакытта терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә.
- Кызу эш чорында авыл хезмәтчәннәренең барысы да - басу-кырларда. Әнә, "Нарат" бүлекчәсе идарәчесе Фарил Рәсүлев үзе дә тракторга утырды. Терлек азыгы хәзерләүдә ул да бик зур өлеш кертә, - ди Мәхтүр Нуриев.
III филиалның "Кадыбаш" бүлекчәсе амбарында да эш кайный. Урып-җыю чорында биредә мәктәп укучыларын, студентларны да җәлеп иткәннәр.
- Каникулда кирәк-яраклар алырга аз булса да акчасы булыр дип амбарга эшкә кердем. Машинист булып эшлим. Ашлыкны машинага төяп, киптерергә алып киләбез. Урамга бушатсалар, ул көнне эшне бик кызу тотабыз, тизрәк "сушилка"га кертеп бетерергә кирәк, - ди Сарапулда укучы студент Динар Әхмәтҗанов.
Әнә шулай, кырдагыларның да, амбардагыларның да кәефләре яхшы бүген. "Яңгыр явып кына эшне бозмасын. Ә без көнне-төнгә ялгап эшләргә әзер", - диләр алар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев