Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авыл егете – алдынгы тимерьюлчы

Вагоннарны караучы-ремонтлаучы Марат ИЛЬЯСОВ, узган ел Әгерҗе станциясендә тукталыш ясаган поездларга техник тикшерү уздырганда йөк вагоннарында 26 җитди кимчелек ачыклап, тимер юлларда куркыныч гадәттән тыш хәл чыгуны булдырмый калды. 32 яшьлек Тирсә егете Марат Ильясовның тимер юлдагы хезмәт стажы ун елга якын. Үз эшенә намус белән караучы хезмәттәшебез предприятие һәм...

Вагоннарны караучы-ремонтлаучы Марат ИЛЬЯСОВ, узган ел Әгерҗе станциясендә тукталыш ясаган поездларга техник тикшерү уздырганда йөк вагоннарында 26 җитди кимчелек ачыклап, тимер юлларда куркыныч гадәттән тыш хәл чыгуны булдырмый калды.

32 яшьлек Тирсә егете Марат Ильясовның тимер юлдагы хезмәт стажы ун елга якын. Үз
эшенә намус белән караучы хезмәттәшебез предприятие һәм төбәк җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булды. Ул "Игьтибар: эретелгән детальләр" профилактик чара вакытында вагоннардагы әлеге узелларны тикшерүгә аеруча җитди карый.
Бер сменада Маратка ике йөзләп вагон тикшерергә туры килә. Аның сменасы - вагоннардагы төзексезлекләрне табу буенча лидер. Хезмәттәшләре дә Маратны үз эшенең остасы булганы, тырышлыгы өчен хөрмәт итәләр. 2013 елда ул йөк вагоннарында 12 җитди кимчелек тапкан булса, 2014тә ул аны ике тапкырга арттырды.
Вагон депосы җитәкчелеге Марат Ильясовка намуслы хезмәте өчен тирән рәхмәтен җиткерә һәм уңышлар тели. Тимер юлга менә шундый ышанычлы, эшкә ихлас күңелдән бирелгән чын ир-егетләр кирәк тә инде.
Рөстәм ФӘТХЕТДИНОВ,
эксплуатацион вагон депосы инструкторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев