Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авыл кешесе эш белән ватылмасын иде

Барҗы-Умгадан Тәлгать МУЛЛАХМӘТОВ - 90нчы елларда районда иң беренчеләрдән булып фермерлык эшенә кереп киткән һәм хәзер дә әлеге авыр йөкне тартучы өлкән фермерларның берсе. Ул елларда илнең болгана башлаган вакытлары. Колхоз малларын арендага алып симертү белән шөгыльләнүче Тәлгать Муллахмәтов һәм Рәфис Хикмәтуллинга фермерлык эшен тәкъдим итәләр. - Уйнап диярлек ябышкан...

Барҗы-Умгадан Тәлгать МУЛЛАХМӘТОВ - 90нчы елларда районда иң беренчеләрдән булып фермерлык эшенә кереп киткән һәм хәзер дә әлеге авыр йөкне тартучы өлкән фермерларның берсе.
Ул елларда илнең болгана башлаган вакытлары. Колхоз малларын арендага алып симертү белән шөгыльләнүче Тәлгать Муллахмәтов һәм Рәфис Хикмәтуллинга фермерлык эшен тәкъдим итәләр.
- Уйнап диярлек ябышкан эш иде инде ул. "Иж" фермерлык хуҗалыгы төзибез дип бер атна эчендә документлар җыйдык та җиң сызганып эшкә ябыштык. Язгы чәчү башланыр вакыт, әмма бер техникабыз да юк. Ярый әле, шул вакытта колхоз рәисе Ромель Мәннапов ярдәмгә килде. Шул арада урып-җыю вакыты да килеп җитте. Ә безнең тагын техника юк. Янә рәис янына барырга туры килде. Рәхмәт, эш башлаганда җитәкчеләрнең ярдәмен тойдык, - ди Тәлгать абый.
Заманында 60ар баш сарык та тоталар, сыердан да файда алырга тырышалар.
- Балалар сыер астында үстеләр инде безнең. Сигез яшьтән безнең янда кайнаштылар алар. 10 сыерны берүземә кул белән саварга туры килсә, авыр булыр иде, - дип әңгәмәгә кушыла хатыны Гөлсинә апа.
Иркендә йөргән малның ите тәмле була дип ишеткән бар иде. Тәлгать абый да:
- Малны утарда йөртсәң, кул көче дә азрак кирәк, ите дә бик тәмле була, - ди.
60 яшенә якынлашып килгәндә дә әле унлап баш мөгезле эре терлек тота фермер. Барысы да - утарда. Рулонлап өелгән печән ышыгында рәхәтләнеп күшәп ята малкайлар.
- Хәзер кул көче бөтенләй таләп ителми инде. Печәнне трактор белән алып кереп салам, тирес чыгару да җайланган. Мал асрау елдан-ел җайлаша, әмма без дә олыгаябыз инде, - ди бераз уфтанып Тәлгать абый.
Авыл кешесе кояш белән торып, төн уртасында гына йокларга ятарга күнеккән, бер ялсыз ат урынына эшли дигән фикер белән килешми фермер. Эшне җайга салырга, техникага өстенлек бирергә кирәк, ди ул.
Әнә, 100 гектар чәчүлек җирендә дә берүзе эшләргә күнеккән. Аның 60 гектарында печән, калганына арпа, бодай чәчә. Соңгы елларда печән орлыгын да үзе ала башлаган. Бу көннәрдә көзге бодай уҗымнарының матур гына үсеп килүенә соклана Тәлгать абый. Ходай кушып имин генә кышласыннар иде дип тели ул. Эш башлаучы яшь фермерларга Хөкүмәтнең ярдәме зур булуына да шат. ЛПХ кредиты үзенә пресс, чапкыч алуда, абзар төзүдә ярдәмгә килгән.
- Авыл кешесе шәһәрнекеннән ким яшәргә, эш белән ватылырга тиеш түгел. Ял итә белергә, елга бер булса да сәяхәт итеп тә кайтырга тиеш. Яшь барган саен мин бу сүзләрне еш кабатлыйм. Гомер буе озын берлек артыннан кумадым, үз көемә эшләдем дә эшләдем, - ди фермер.
Киләсе елга Тәлгать абый да, Гөлсинә апа да 60 яшьлек юбилейларына килеп җитәләр. Бергә гомер итүләренә 39 ел була. Өч балага гомер бүләк иткәннәр. Ижауда яшәүче ул-кызлары - әти-әниләренең олы ярдәмчеләре. Әби тәрбиясендә үскән Тәлгать абый балалары өчен җанын да бирергә әзер. Ә Балык Бистәсе кызы Гөлсинә апа күптән инде безнең якка, аның кешеләренә күнеккән. Бу парның бер-берсенә "җаным", "матурым" дип эндәшүләре, һәр эшне киңәшләшеп башкарулары, бер-берсен кадерләп кенә торулары да соклану уятты бездә.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев