Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авыл урамнары ни хәлдә?

Соңгы көннәрдә кар ишеп-ишеп яуды. Бер авыл агае кар иң күп яуган көнне ишегалдын өч тапкыр чыгып көрәдем, алай да чистартып бетерә алмадым, дип зарланып алды. Ә авыл урамнары ни хәлдә соң? Марина МИЛИКАНОВА, Байтуган авылы: - Күләгәш һәм Байтуган авыллары арасындагы юл кардан даими чистартыла. Ә менә Ожбуйга кадәр...

Соңгы көннәрдә кар ишеп-ишеп яуды. Бер авыл агае кар иң күп яуган көнне ишегалдын өч тапкыр чыгып көрәдем, алай да чистартып бетерә алмадым, дип зарланып алды. Ә авыл урамнары ни хәлдә соң?
Марина МИЛИКАНОВА, Байтуган авылы:
- Күләгәш һәм Байтуган авыллары арасындагы юл кардан даими чистартыла. Ә менә Ожбуйга кадәр җәяүле сукмагы гына бар. Укучыларны мәктәпкә йөртүче автобус та, эшчеләрне Красный бор бәрәңге саклагычына алып китүче машина да авылыбыз башына кадәр генә килә. Шулай да авыл уртасына кадәр җиңел машинада үтеп була әле. Менә мин үзем дә күрше Күләгәшкә җиңел машинада йөрим. Машинам карда батып, этеп чыгарган чаклар да бар. Тик, ничек кенә булмасын, юлны бетермәскә тырышабыз. Чөнки аны кар ныклап күмсә, кыш ахырына кадәр юл салырмын димә.
Любовь НЕХОРОШКОВА, Зуево авылы:
- Безнең авылда кышын юлларның булганы да юк. Элекке елларда урамнарга чаңгы юллары салына, авылның бер башыннан икенчесенә чаңгыда хәтта кунакка баручылар була иде. Ә хәзер авылда яшәүчеләрнең күпчелеге - өлкәннәр. Шуңа урамнарда чаңгыныкы түгел, эт эзе дә юк. Азык-төлекне айга бер тапкыр капчыкларда снегоходта алып киләләр. Ипине үзебез пешерәбез. Без, гомумән, азык-төлекне күпләп сатып алып куярга күнеккән. Әле ярый, почта машинасы атна саен килә. "Әгерҗе хәбәрләре"ннән район хәлләрен беләбез, югыйсә, без олы дөньядан аерылган бит. Бик кирәк чакта почта шоферларына даруларга да заказ бирәбез, алып киләләр, рәхмәт яусын. Әле ярый, ут яна, чәй кайнатырга газ балоннары бар, телефон эшли, суыбыз ага дип, булганына шөкер итеп яшәп ятабыз инде.
Любовь ШӘЙДУЛЛИНА, Мукшур авылы:
- Юлларыбыз чиста, шөкер. Хәтта кар күпләп яуган көннәрне дә урамнарыбызда йөрмәслек түгел иде. Шуңа бу яклап бер генә зарыбыз да юк.
Бәхтияр ОСМАНОВ, Наҗар авылы:
- "Наҗар" ширкәте тракторчысы Рафил Садыйков юлларыбызны даими чистартып тора. Тик менә узган атнада Чишмә авылына чишмә суына дип барган идек, анда машина белән түгел, җәяүләп көчкә кердек. Шундый тәмле сулы Чишмәгә юл булмавы бик тә кызганыч.
Редакциядән: әлеге проблема хакында Тирсә авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйковага әйткәч, ул болай диде:
- Ни кызганыч, быел юлларны чистарту өчен акча авыл җирлеге бюджетында каралмаган. Шулай да якын киләчәктә әлеге мәсьәләне чишү юлын табарбыз дип өметләнәм.
Анатолий КАСЬЯНОВ, Сарсак-Омга авыл җирлеге башлыгы:
- Безнең юлларны кардан Александр Байматов шәхси тракторында чистарта. Моның өчен аны яллап эшләтергә туры килә. Бүгенге көндә авыл урамнары да, Тансарга кадәр юл да кардан чистартылган, рәхәтләнеп җиңел машинада йөрергә була.
Язманы әзерләгәндә Кырындыдан Мөбин ага Кәримуллин шалтыратып, авылдашлары исеменнән Минсәет Мәһәдиев җитәкчелегендәге "Брус" ширкәте эшчеләренә олы рәхмәт җиткерүебезне үтенде.
- Әле ярый, шул оешма бар. Кар яуган көннәрдә әле без йокыдан торганчы ук машиналар авылга кереп, юлларны чистартып китәләр. Кирәк чакта зиратка да юл ачалар. Аллаһ эшләрен уң итсен, - диде аксакал.
...Кыш дәвам итә. Алда - кар-буранлы февраль, март айлары. Шуңа бу темага кабат-кабат әйләнеп кайтырбыз әле. Ә сез моңа кагылышлы фикерләрегезне безгә 22962 телефоны аша җиткерә йә agr-vesti@mail.ru электрон адресыбызга язып җибәрә аласыз. Фикерләрегезне agryz-rt.ru сайтында да калдырырга мөмкин.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев