Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авыл яшәсә, ил тук булыр

1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу узачак. Әлеге мөһим кампаниянең үзенчәлекләре турында статистика бүлеге начальнигы Әлфия ТИМКИНА сөйли: - Авыл хуҗалыгында исәпкә алу башланырга 20 көн вакыт калды. Без соңгы әзерлек эшләрен башкарабыз. Әлеге сан алуда җир участогы булган һәм анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче яки...

1 июльдән 15 августка кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу узачак. Әлеге мөһим кампаниянең үзенчәлекләре турында статистика бүлеге начальнигы Әлфия ТИМКИНА сөйли:
- Авыл хуҗалыгында исәпкә алу башланырга 20 көн вакыт калды. Без соңгы әзерлек эшләрен башкарабыз. Әлеге сан алуда җир участогы булган һәм анда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче яки терлеге булган милекчеләр, арендаторлар катнашачак. Әгерҗе районында 9594 объектның сан алуда катнашуы көтелә. Авылларда сан алучылар һәр хуҗалыкта булачак. Ә шәһәрдә шәхси йорты белән яшәүче хуҗалыкларны сайлап кына алдык.
Районда барлыгы 24 хезмәткәр эшләячәк: 21 сан алучы, 3 инструктор. Алар өчен жилетлар, кепкалар, махсус портфельләр, таныклык, ручкалар кайтты инде. Бу көннәрдә бланклар да килеп җитәчәк. Аның сул як почмагында сан алуның эмблемасы ясалган. Сан алучылар бланкларны ручка белән тутырачак. Тиздән алар өчен махсус укулар үткәрелә. Сан алу барган көннәрдә райондашлар бу кампаниядә актив катнашырлар, төгәл җаваплар бирерләр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев