Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авылда - печән өсте

    Мал-туар асраган авыл кешесе өчен хәзер иң мәшәкатьле чор. Көннәр матур торганда малларга кышлык печән әзерләп, абзар түбәләрен тутырырга, бакча артына зур-зур чүмәләләр салырга яки олы-олы печән рулоннарын өеп куярга өлгерергә кирәк. Райондашларыбыз печән әзерләүдән бераз тын алып торган арада "Ни хәлләрегез бар? Кышлык печән булдымы инде?" дип сораштырдык. Галина...


    Мал-туар асраган авыл кешесе өчен хәзер иң мәшәкатьле чор. Көннәр матур торганда малларга кышлык печән әзерләп, абзар түбәләрен тутырырга, бакча артына зур-зур чүмәләләр салырга яки олы-олы печән рулоннарын өеп куярга өлгерергә кирәк. Райондашларыбыз печән әзерләүдән бераз тын алып торган арада "Ни хәлләрегез бар? Кышлык печән булдымы инде?" дип сораштырдык.

    Галина ЗАИТОВА - Сарсак-Омга авылы:
    - Пенсиядә булсак та мал-туарсыз яшәгән юк. Сыер да, тана да, бозауларыбыз да бар. 75 яшьлек җәмәгатем болында печән бераз күтәрелү белән чалгысын күтәреп чыгып китә. Көзгә кадәр мотоциклда көнгә ике-өч тапкыр болыннарны әйләнеп кайтмаса, күңеле булмый. Җәен дә абзарда торучы бозауларга көн саен әнә шулай хуш исле яшел үлән ташый ул. Ә кышлык печән әзерләүдә улларыбыз, кызларыбыз, киявебез, оныклар да булыша. Менә шулай күмәк көч белән эшләгәч, печән әзерләүнең авырлыгы миңа тими дә диярлек. Минем бурыч - аларга ашарга әзерләп тору. Аннан соң быел Сарсак-Омга лицее укытучыларга, ветеран педагогларга үз болыннарыннан әзерләнгән рулонлы печән сатты. Бәясе дә кыйммәт түгел, олы рулоны 600 сум гына. Аны да бик рәхәтләнеп алдык. Кышка җитәрлек печәнебез булды дип сөенеп туялмыйм.
    Форсаттан файдаланып, иремнең, техникасы булган башка авылдашларымның да үтенечен газета аша район җитәкчелегенә җиткерим әле. Тирсә янындагы заправка ябылгач, якын-тирәдә бензин сатып алыр урын булмау, авыл кешесе, бигрәк тә мотоциклда гына йөрүче авыл агайлары өчен бик уңайсыз. Шуны хәл итсеннәр иде.

    Җәүдәт ИСХАКОВ - Кичкетаң авылы:
    - И-и, печән әзерләү элекке кебек авыр түгел бит инде хәзер. Басуда чалгы, тырма тотып йөрүчене көндез чыра яндырып эзләсәң дә тапмассың. Безнең дә ике хуҗалыкка Т-16 тракторы бар. Быел печән бигрәк тә ишелеп уңды. Элек-электән килгән болыннарыбыз бар. Ялкау булмаган кешегә ике-өч еллык печән запасы әзерләп куярга була быел. Печән әзерләргә Чаллыдан абый да кайта. Дүрт сыерыбыз, алты баш тана-үгезләребезгә җитәрлек печән булды инде. Абзардагы үгезләргә көндәлек ашатырга яшел үлән ташып торам. Печән әзерләүдә бернинди чикләүләр булмаганда, кулда көч булганда нигә абзар тутырып мал асрамаска? Сыерлар үзебезне дә туйдыра, гаилә янчыгын да баета бит ул.

    Люция ХӘМИТОВА - Мордывый авылы:
    - Безнең Мордывыйда көтүгә нибары биш сыер йөри. Ник авыл кешесе, һичьюгы, үз тамагын туйдырырга сыер асраудан бизеп бара икән? Йоклап ятмасаң, хәзер печәнне күпме кирәк шуның кадәр әзерләргә була бит. Кул белән дә чабасы юк. Яшьрәк чакта чалгы, тырма тотып болында йөргән чаклар искә алып сөйләргә генә калды. Техника булгач, ирем белән улларымның печән әзерләгәнен, кем әйтмешли, күрми дә калам. Күпьеллык үлән чәчкән басуыбыз да бар. Сыер бозаулагач ашатырга болын печәне дә әзерлибез. Абзарыңда сыерың мөгрәп тормаса, каладагы балаларыңа, туганнарыңа сумка тутырып, сөт өсте, сөт, эремчек җибәрмәсәң, авылда яшәүнең ни кызыгы бар?

    Гаяз ХӨСНЕТДИНОВ - Әгерҗе шәһәре:
    - Әгерҗегә килеп, кибет каймагы, кибет сөте алып киткән, сәламәтлеге булып та авылда мал тотмаучы ата ялкауларны һич аңламыйм. Шәһәрдә яшәсәк тә абзарны хайвансыз тоткан юк. Элек совхоз заманында печән өчен һәркемгә участок бүлеп бирәләр иде. Ә хәзер Әгерҗе тирәсендә чабылмый торган бил буе печәнле болыннар "буа буарлык". Кулга чалгы алмаганга ун еллар бар инде. Моточапкыч белән рәхәтләнәм генә. Печән вакытын мин ел саен бәйрәм көткән кебек көтеп алам. Саф һавада гаиләбез белән җыелышып рәхәтләнеп печән әзерлибез. Шунда ук җир җиләге дә җыябыз. Печәнне киптереп түбәгә тутыргач, андагы хуш истән, билләһи, исерәсең. Мин менә шул печәнлектә йокларга яратам. Сез дә хуш исле печән өстендә йоклап карагыз әле...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: