Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авылга Илфат кебекләр кирәк

"Эш агачы һәрвакыт китерер жимеш", дигән бөек Тукаебыз. Туган авылы Кадыбашка багышланган 24 еллык тынгысыз, җаваплы хезмәте Илфат Рамазановка да шөһрәт китерә. Узган ел Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасында үзидарәне үстергән өчен" медале белән бүләкләнгән иде. Ә авыл җирлеге республикадагы җирле үзидарәләр бәйгесендә җиңеп, "Нива" машинасына...

"Эш агачы һәрвакыт китерер жимеш", дигән бөек Тукаебыз. Туган авылы Кадыбашка багышланган 24 еллык тынгысыз, җаваплы хезмәте Илфат Рамазановка да шөһрәт китерә.

Узган ел Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасында үзидарәне үстергән өчен" медале белән бүләкләнгән иде. Ә авыл җирлеге республикадагы җирле үзидарәләр бәйгесендә җиңеп, "Нива" машинасына лаек булды. Быел менә тагын бер җиңү! Илфат Рамазанов республикада оештырылган "Муниципаль идарә тармагында иң яхшы хезмәткәр" бәйгесенең ... номинациясендә җиңүче булды. Кичә Дәүләт Советында ... Минсәгыйть Шакиров Илфат Рамазановка әлеге җиңүче Дипломын һәм премия тапшырды.
Мондый олы бүләкләргә, хөрмәтләүгә туган авылы, аның кешеләренең тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту турында аталарча кайгырткан чын хуҗа гына ирешә ала. Ә Илфат Галиевич - нәкь менә шундый авыл хуҗасы. Колхозлар беткәч, авыл халкының киңәшләшер, ярдәм сорар урыны шул авыл җирлеге Советы хәзер. Нәрсә булса да, кем әйтмешли, барысы да шунда килеп егыла. Ә 570 кешеле җирлектә проблемалар көнсаен туып кына тора.
- Кайчак кулдан килмәстәй мәсьәлә булса да, барыбер кешене тынычландырып, аңлатып, берәр җаен табарга туры килә. Авыл кешесе безгә килми, кайда барсын инде... Без исә үзебез генә хәл итә алмасак, район башлыгы Валерий Макаровка мөрәҗәгать итәбез. Ул һәрвакыт игътибар белән тыңлый, проблемаларны чишүнең төрле вариантларын тәкъдим итә. Кирәк чакта, үзе дә Кичкетаң башлыгы Зөлфәт Нуриев белән икебезне киңәш-табыш итәргә чакыра , - ди Илфат Рамазанов.
Кадыбаш җирлеге халкының тормыш-көнкүреше зар еларлык түгел инде хәзер. Юллар бар, суга кытлык юк. Быел мәктәптә 8 миллион сумлык капиталь ремонт эшләре башкарыла. Республика программасы буенча 800 мең сумлык балалар мәйданчыгы ясау планлаштырыла. Республикада оештырыла торган бәйгедә катнашып, бер миллион сумлык грант оту хыялы белән дә яши авыл башлыгы.
-Бу акчага Касай һәм Кадыбашның юлсыз урамнарын төзекләндерер идек, -ди ул.
Соңгы елларда зиратларда өмәләр үткәреп, тәртипкә китерүгә зур игътибар бирелүе дә сөенечле.
-Узган ел Кадыбаш зиратында, кран чакыртып, корыган карт агачлар кисү кебек бик авыр эш башкардык. Яңа Эсләк халкы зират коймасын яңарту өчен үзе 110 мең сумнан артык акча җыйды. Быел бу эшне башкарып чыгарбыз дип торам. Авыл халкына изге гамәле өчен мең рәхмәт, - ди авыл башлыгы.
Авыл урамнарын чиста тоту, чәчәкләр үстерү буенча да Кадыбаш күпләргә үрнәк. Биредә ничә еллар инде халык ярыша-ярыша чәчәкләр үстерә. Ә көзен чәчәкләргә күмелеп утыручы иң матур хуҗалыкларны билгеләү, авылдашларын хөрмәтләп пенсиягә озату, юбилярларны сәхнә түренә чакырып зурлау, урамнарны яңа елга бизәү дисеңме... Ә иң яхшы укучыларны авыл Сабантуенда мәйдан уртасында бүләкләү - районда фәкать Кадыбашта гына, ахры. Болар барысы да Илфат Рамазановның инициативасы белән башланып, инде әллә ничә еллар дәвам итә торган матур традицияләр. Иң мөһиме авылның гади хезмәт кешесен хөрмәтли беләләр бу җирлектә. Шуңа күрә Кадыбаш халкы чирек гасырга якын гомерен шушы җаваплы эшкә багышлаган авыл башлыгына ышана, анда үзенең яклаучысын, ярдәмчесен, чын хуҗасын күрә. Юкка гына Валерий Макаров "Авылларга нәкъ менә Илфат, Зөлфәт кебек халкы, туган төбәкләренең киләчәге өчен җан атып йөрүче чын хуҗалар кирәк" дими бит.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев