Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авылга сезнең кебек егетләр кирәк

"Авылда калуыма үкенмим. Беренчедән, менә дигән эшем бар, икенчедән, әнине ялгыз калдырасым килми", - ди Касайда төпләнеп калып терлекчелектә эшләүче Рөстәм ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН. Сарапулда техникумда укыган егетнең әллә нинди хыяллары булгандыр. Бәлки аның да яшьтәшләре кебек шәһәрдә төпләнеп каласы килгәндер. Әмма әтисенең вакытсыз үлеме бу хыялларны челпәрәмә китерә. Таякның юан башы...

"Авылда калуыма үкенмим. Беренчедән, менә дигән эшем бар, икенчедән, әнине ялгыз калдырасым килми", - ди Касайда төпләнеп калып терлекчелектә эшләүче Рөстәм ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН.
Сарапулда техникумда укыган егетнең әллә нинди хыяллары булгандыр. Бәлки аның да яшьтәшләре кебек шәһәрдә төпләнеп каласы килгәндер. Әмма әтисенең вакытсыз үлеме бу хыялларны челпәрәмә китерә. Таякның юан башы төпчекләргә төшә дигәндәй, абыйсы Марсель, апасы Раушания гаиләләре белән шәһәрдә яшәгәч, Рөстәмгә авылга кайтмый чара калмый. Ул авыл тормышын яратуын да яшерми:
- Шәһәрдә барысын да өр-яңадан башларга кирәк бит әле. Иң беренче яшәү урыны кирәк, эше дә көтеп тормый. Ялкау булмасаң, авылда да менә дигән итеп торырга була, - ди ул сер бирергә теләмичә.
Эш дигәннән, анысын да тапкан егет. Кечкенә генә Касай авылында яшьләрне фермада биш куллап көтәләр. Рөстәм дә берничә ел ат белән терлекләргә азык ташыган, көтү көткән. Тәртипле, эшен җиренә җиткереп башкаручы егеткә быел җәен тагын да җаваплырак эш тапшырганнар. Ул хәзер 200 баш бозауны берүзе карый.
Иртәнге сәгать 6да ук малкайлары янына ашыга Рөстәм. Иң әүвәл исәнлекләрен тикшереп чыга. Аннан азык тарата. Ул арада ашарга җыелган бозауларны саный. "Бу кадәр яшь терлекне карау өчен ат көче кирәктер бит", дип сорамыйча булдыра алмадым.
- Юк инде, - ди ул көлеп. - Хәзер бит техника заманы. Терлек азыгын трактор китерә, су автомат рәвештә ага. 200 бозауны карауның әллә ни авырлыгын күрмим.
Биредә бозаулар ел әйләнәсе ачык һавада тәрбияләнәләр. Бозаулары да көр күренәләр. "Шароле", "Ангус" нәселле ит бозаулары көнгә 800 граммга кадәр артым бирәләр. Авырлыклары да төрлечә: 2-3 центнердан артып киткәннәре дә шактый. Әнә, тамаклары туйгач бозаулар печән белән салам өемнәре янына елыштылар. Ачы җилләрдән саклану өчен менә дигән урын бу аларга.
Филиалда эшләгән кешенең кадерен белүләренә сөенә Рөстәм. Ферма мөдире Алмаз Солтанов белән бик килешеп эшлиләр:
- Алмаз яшь кенә булса да, эшне бик яхшы оештыра. Туганым да, яшьтәшем дә ул минем. Әле ярый, авылда миңа иптәшкә ул бар дип сөенәм, - ди Рөстәм.
Алмаз үзе дә Рөстәмнең эшеннән бик канәгать.
- Авылда, әле ярый, ферма бар дип куанабыз. Хезмәт хакын түлиләр, печән-саламын бирәләр. Үз хуҗалыгыңда да рәхәтләнеп мал тотарга була. Рөстәмнең эштә сынатканы юк. Бер ялсыз эшләсә дә, зарланганын ишеткән юк, - ди Алмаз.
Әнә шулай, дәртләре ташып торган егетләр бүген Касай фермасының тоткалары дисәк тә арттыру булмас. Авыллар нәкъ менә сезнең кебек тырыш, җаваплы егетләргә мохтаҗ бүген.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев