Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авылга сезнең кебекләр кирәк

    "Көчек" бүлекчәсе механизаторы Мәгъсум ГЫЙМАЗЕТДИНОВ быел язгы чәчүгә 39нчы елын чыккан. Ә улы Илнар язгы кыр эшләрендә унөченче тапкыр катнашкан. Әтиле-уллы Гыймазетдиновларны авылда "җир уллары" дип йөртәләр. Болай дип әйтүләре юкка түгел. Чөнки бу гаилә озын кышлардан ук мул уңыш үстереп алу турында хыяллана. Һава торышы нинди булыр, чәчүгә вакытында...

    "Көчек" бүлекчәсе механизаторы Мәгъсум ГЫЙМАЗЕТДИНОВ быел язгы чәчүгә 39нчы елын чыккан. Ә улы Илнар язгы кыр эшләрендә унөченче тапкыр катнашкан.
    Әтиле-уллы Гыймазетдиновларны авылда "җир уллары" дип йөртәләр. Болай дип әйтүләре юкка түгел. Чөнки бу гаилә озын кышлардан ук мул уңыш үстереп алу турында хыяллана. Һава торышы нинди булыр, чәчүгә вакытында төшәрбезме дигән уй да борчый аларны. Ә Гыймазетдиновлар беркайчан да сынатмыйлар. Аларның тимер атлары һәрчак төзек. Бер сәбәпсез эш калдырганнары юк. Кызу эш чорында һәр минутның кадерен белеп эшлиләр.
    ...Без килгәндә дә хуҗабикә Рәсимә ханым ире һәм улы кайтуга тәмле мич ашлары пешереп табын корган.
    - Көн саен Мәгъсум һәм Илнар кайтканчы хуҗалыктагы эшләрне төгәлләп куярга тырышам. Арып-талып кайтуларына мунча әзер, ашау пешкән. Юк-бар белән борчып та аптыратмыйм. Ирем белән улымны яхшы кәеф белән каршы алам, иртән уңышлы эш көннәре теләп озатып калам, - ди ул.
    Әлбәттә, өйдә бар да яхшы булса, эш тә җырлап кына бара ул. Әнә, үзләре дә кайтып киләләр йорт хуҗалары. Иң башта Илнар, аннан Мәгъсум абыйның тракторының тавышы ишетелде. Әле бабасына ияреп 10 яшьлек Илсаф та чәчүгә йөри икән. Ижауда яшәүче онык җәйге каникулны зарыгып көтеп ала. Телефоннан шалтыратканда да бабасының эше белән гел кызыксына, тракторны үзе генә дә иярли ала икән. Кояшта янган, кул-битләре майга буялган, алҗысалар да күзләре елмаеп торучы кыр батырлары бер-бер артлы өйгә узалар.
    - Чәчү вакытында Ходай кояшлы матур көннәрен кызганмады. Көнгә өчәр норма эшләгән чаклар да булды. Кырга кояш белән китеп, караңгы төшкәч кенә кайттык бит. Хәзер без чәчкән басулар матур гына күтәрелеп киләләр. Чәчү төгәлләнгәч тә, көн саен диярлек үзебез эшләгән басуларны әйләнеп кайтам. Хезмәтебез мул уңыш бирсен дип телим. Көнне төнгә ялгап эшләгәч, безнең өчен һәр бөртек кадерле, - ди Мәгъсум абый.
    Алтмышына якынлашып килүче җир улы ел саен "Көчек" бүлекчәсе караган икенче участокта алдынгы урыннарны яулый. Быел да Сабантуй әләмен күтәрү хокукын кыр батыры Мәгъсум абыйга ышанып тапшырганнар. Ул язгы чорда 500 гектар мәйдан тырмалаган, 650 гектарда чәчкән. Улы Илнар да әтисеннән калышмый. 600 гектарга якын мәйданда бөртеклеләрне җир куенына тапшырган.
    - Эшләгән вакытта төрле хәлләр була. Техника да көйсезләнеп китәргә мөмкин. Әти белән бергә булгач, безгә бик рәхәт. Бер-беребезгә ярдәм итеп, киңәшләшеп эшлибез, - ди Илнар.
    - Әле өйгә кайткач та тракторлары яныннан алып кереп булмый үзләрен. Нидер көйлиләр, төзәтәләр, - дип сүзгә кушыла Рәсимә апа. Әмма ул ире һәм улы белән горурлануын яшерми.
    - Яшьләр шәһәргә "шуганда" улыбызның авылда - үзебезнең янда калуына сөенәбез. Олыгайган көндә таянычыбыз булыр төпчегебез, - ди Рәсимә апа.
    - Мин бит үзем дә шәһәр тормышына бөтенләй кызыкмадым, - ди Мәгъсум абый.
    Әти-әнисе яшьли вафат булганнан соң, туганнары шәһәргә китәргә кыстасалар да, Мәгъсум абый аяк терәп каршы тора.
    - Ярый әле китмәгәнмен. Менә хәзер өч туганымны төп йортта каршы алып, кунак итеп яшибез. Шәһәрдә мин бер көн түгел, бер сәгать тә тора алмаган булыр идем. Туган ягым кырлары миңа бик тә якын, мин алардан башка яши алмыйм, - ди ул.
    Әтиле-уллы Гыймазетдиновлар якын көннәрдә печән хәзерләүгә керешәчәкләр. Аннан урып-җыю эшләре башланыр. Анысын да "бишлелек" башкарып чыгачакларына шик юк. Әнә бит, Мәгъсум абыйның хезмәтен хөрмәтләп бирелгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бер "кочак". Казанда "Уңыш" бәйрәмендә катнашканы да бар. Өй түрендә хөрмәт йөзеннән бирелгән телевизор - иң кадерле бүләк.
    - Ходай сәламәтлекне бирсен. Көч-егәр, сәламәтлек булганда эшләргә дә эшләргә әле исәп. Иң мөһиме, эшемне дәвам итүче улым бар. Ә аның кебек егетләр бүген авылга бик кирәк, - ди Мәгъсум абый.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: