Авыл халкы 5G кәрәзле вышка куюга каршы чыккан
Пенсионерлар 5 сәгать көрәшкән
Мамадыш районында “Бишьеллык” ("Пятилетка") совхозы бистәсендә яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызлар 5G кәрәзле вышка куюга каршы чыккан.
Вакыйга урынында төшерлегән видео тиз арада бөтен социаль челтәрләр буйлап таралган.
Пенсионерлар "Әйдә! Нәрсәдән куркасыз?"дип, вышка урынын казучы эшчеләргә комачаулар өчен казылган чокырга төшеп бастылар.
Җирле халык булачак вышкадан нурланыш таралыр да, шуннан зарарланырбыз дип курка. Урынга полиция хезмәткәрләре дә килгән. Салкынга карамастан, каршы килү акциясе биш сәгать дәвам иткән.
Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин моңарчы Татарстанда бүгенге көндә 5G элемтәсенең бер генә линиясе дә юк дип белдергән иде инде. Айрат Хәйруллин шулай ук 5G 4G фундаменталь вышкаларыннан берни белән дә аерылмый, дип ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев