Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авылдагылар печәнсез калудан курка

Раиф Ваһапов ни ди

Авылларда печән өсте башланды. Күпләр беренче катны җыеп урнаштырды. Кызганыч, шактый район-авылларда хәлләр мактанырлык түгел. Озак вакыт яңгыр булмау беренче кат уңышына баглаган өметләрне акламады. “Корылык булыр кебек...” — дип борчыла күпләр.

— Печән әзерләү — безгә кечкенәдән кереп калган гадәт, — ди Әгерҗе районы Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф ВАҺАПОВ. — Яңгыр юк. Әмма печәнне бик начар дип булмый, чыгышы канәгатьләнерлек. Аны үзем дә, авыл халкы да җитәрлек әзерлибез. 15 гектарда люцерна һәм тукранбаш (клевер) үстерәм. Әлегә безнең яклар печәнгә төшмәде. Беренче катын җыярга шушы көннәрдә чыгарбыз дип ниятлибез. Тиздән халык болында да печән чаба башлар. Агрофирмалар бирми, шуңа печән хәстәрен һәркем үзе күрә. Үзем, гадәттә, аны ике тапкыр җыеп алам.

Фәргать ӘКБӘРОВ, Әлки районы Иске Камка авыл җирлеге башлыгы:
— Әлегә авыл халкы елга буйларына, болынга печән чабарга чыкмады. Яхшылап үссен дип, һәр ел июль башында җыя башлыйлар.
Кызганыч, күп яклардагы кебек, бездә дә корылык. Яңгыр юк. Бер-ике тапкыр тамчылап алды. Кайбер күрше авылларда яхшы яуды. Яңгырлар була, диләр. Әмма беренче кат печән өчен хәзер соң инде.
Кырда фермерлар беренче катны җыя, кайберләре бу эшне төгәлләде. Уңыш яхшы түгел. Барысы да зарлана. “Узган елның өчтән бер өлеше генә”, — диючеләр бар. Бөтенесе дә Аллаһы Тәгалә кулында. Көзгә хәтле вакыт бар әле. Болынлыклардан, елга буйларыннан чапсак, халык ел буена җитәрлек терлек азыгы әзерли алыр дип өметләнәбез. Барысы да яхшы булсын дип телик.

Марат ЗЫЯТДИНОВ, Зәй районы Ирнә авылы фермеры:
— Яңгыр аз булды. Җиргә сеңәрлек итеп яуганы юк. Июнь башына хәтле җир 20 см чамасы дымлы торды. Аннан корыга китте. 50 гектар җирем арендада. Анда костер, люцерна чәчелгән. Беренче катны җыеп алдылар. Котырып уңмаса да, печән үзебезнең төбәктә ел буена җитәр дип уйлыйм. Алла боерса, хәлләр 2010 елдагы кебек үк мөшкел булмаячак.

Зөлфия ГАЛӘВЕТДИНОВА, Арча:
— Мал күпләп тота идек, соңгы вакытта бетердек. Ашлык та, печән дә кыйммәткә төшә. Хәзер итне боты белән алабыз да рәхәтләнеп ашыйбыз. Шулай җиңелрәк. Чебеш, үрдәкләр генә үстерәбез.
Әтнә районы Дусым авылында шәхси хуҗалыгы, җирләре булган танышымнан хәлләрне сораштым. “Беренче катны җыеп урнаштырдык. Печән мактанырлык түгел, юка. Яңгыр яуса, икенче каты әйбәт булыр дигән өмет бар. Яумаса, хәлләр мөшкел. Күп авылда хужалыкларга печән бирү булмаска мөмкин”, — диде.
Арчада эре терлек тотучылар аз. Иренми чапкан кешегә елга буйларында печән бар. Кул чалгысы белән чабучылар сирәк. Күбесе электрлы яки бензинлы чапкыч куллана.

Айдар БАКИРОВ, Лениногорск районы Кирлегәч авылы:
— Ике бакчада костер һәм катнаш печән үстерәбез. Уңыш әйбәт. Ә кырда бик начар. Яңгыр яуганы юк. Быел бер әйбер үсми. Кырда икмәк тә начар хәлдә. Бәрәңге белән дә шулай.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Чыганак
Фото: @renat_gali_askar, @alan_avili

Печәнгә төштегезме әле, Дуслар? Чалгы-чапкыч белән чабасызмы, әллә инде сатып кына аласызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев