Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ай саен – ун мең сум стипендия

Гадәттә, югары уку йорты студентларының стипендиясе мең ярым сумнан артмый. Ә менә Казанның аграр һәм ветеринария уку йортларында белем алучы студентларның ун мең сумга кадәр стипендия алу мөмкинлеге бар хәзер. Инвестор стипендия түли - Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы өчен квалификацияле белгечләр әзерләүгә игътибарны арттыру максатыннан аграр уку йортлары...

Гадәттә, югары уку йорты студентларының стипендиясе мең ярым сумнан артмый. Ә менә Казанның аграр һәм ветеринария уку йортларында белем алучы студентларның ун мең сумга кадәр стипендия алу мөмкинлеге бар хәзер.
Инвестор стипендия түли
- Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы өчен квалификацияле белгечләр әзерләүгә игътибарны арттыру максатыннан аграр уку йортлары студентларына өстәмә ун мең сум стипендия түләү турында тәкъдим белән чыкты һәм ул Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланды, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Министрлар Кабинеты карары нигезендә әлеге стипендиягә Казан дәүләт аграр университетының һәм Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең көндезге бүлегендә укучы I-III курс студентлары дәгъва кыла ала.
- Улыбыз Данияр - ветеринария академиясенең I курс студенты. Әлеге яңалык турында ишетү белән район авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Анда тиз арада кирәкле документларны җыеп "Нәүрүз" ширкәте белән ике арада килешү төзергә кирәклеген аңлаттылар, - ди Тәбәрледән Алсу Гәрәева. Әлеге килешү нигезендә студент уку йортын тәмамлаганнан соң "Нәүрүз"дә кимендә өч ел эшләргә тиеш.
- Улыбыз әлеге шартка риза. Ул ветеринар булу турында кечкенә чактан ук хыялланды. Башлангыч сыйныфларда ук зәгыйфьләнгән кошларны, эт-песиләрне дәвалый иде. Бераз үсә төшкәч, мал-туар карау аның җаваплылыгында булды. Уку йортын тәмамлагач та Тәбәрлегә кайту уе белән яна Данияр. "Туган авылымда сайлаган һөнәрем буенча эшлисем килә", - ди. Ә стипендиягә килгәндә, студент улыбыз өчен менә дигән матди ярдәм булачак ул, - ди Алсу.
Авылга эшкә кайтсаң
- Өстәмә стипендия түләүдән тыш, аграр уку йортын тәмамлап эшкә кайткан яшь белгечкә башка күп кенә кызыксындыру чаралары да каралган Татарстанда. Әйтик, аңа бер тапкыр 100 мең сум күләмендә "подъемный" акча бирелә, аннан бер ел дәвамында ай саен хезмәт хакына бишәр мең сум өстәп түләнә, - ди Дилүс Гатауллин.
Бүгенге көндә күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары алдында "Мәктәпне тәмамлагач, укырга кая барырга?" дигән катлаулы сорау тора. Әгәр киләчәгегезне авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләгегез бар икән, нигә мондый мөмкинлекләрдән файдаланмаска?!
- Тик укучылар бер нечкәлекне күз уңында тотсыннар иде. Бүген "Нәүрүз", "Агро-Кама", "Агро-Престиж" ширкәтләрендә агроном, зоотехник, ветеринария табибы, инженер-механик белгечләренә кытлык зур. Шуңа күрә ике арада килешү төзегәндә шушы белгечлекне сайлаган укучыларга өстенлек биреләчәк, - ди ширкәт җитәкчелеге.
Килешү төзү, стипендия алуга кагылышлы башка нечкәлекләр хакында тулырак беләсегез килсә, авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итегез. Белешмәләр өчен телефон: 22899.
Белешмә:
7 февральдә сәгать 11дә Тирсә мәктәбендә Казанның аграр университеты һәм ветеринария академиясе мөгаллимнәре белән очрашу оештырыла. Анда әлеге уку йортларына керергә теләүче укучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны мөгаллимнәргә һәм "Нәүрүз", "Агро-Кама" ширкәтләре белгечләренә турыдан-туры бирә алачак.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев