Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Аяк киеме озакка түзсен өчен киңәшләр

Аяк киемендәге исне мамыкка манылган водород перекисе бетерә. Замш аяк киемен чистартыр алдыннан, аны парда тотып торыгыз. Соңыннан махсус щетка белән чистартыгыз. Бик нык пычранган булса, нашатырь спирты кушылган сабынлы су белән юыгыз. Аяк киеме кысан булса, эченә аз гына спирт яки аш серкәсе, йә булмаса одеколон агызыгыз. Аяк киемен...

  • Аяк киемендәге исне мамыкка манылган водород перекисе бетерә.
  • Замш аяк киемен чистартыр алдыннан, аны парда тотып торыгыз. Соңыннан махсус щетка белән чистартыгыз. Бик нык пычранган булса, нашатырь спирты кушылган сабынлы су белән юыгыз.
  • Аяк киеме кысан булса, эченә аз гына спирт яки аш серкәсе, йә булмаса одеколон агызыгыз.
  • Аяк киемен лимон кисәге белән ялтыратыгыз. Аннары бәрхет тукыма белән ышкыгыз.
  • Аяк киеменә су үтмәсен өчен түбәндәге эремәне кулланыгыз: 40 гр балык маен, ун өлеш балавыз, өч өлеш скипидарны «су мунчасы»нда эретеп, сыек килеш сөртергә кирәк.
  • Җылы вакытта аяк киеменә һава үткәрә һәм тиз эри торган эмульсион кремнар, кышын органик эреткечләр нигезендә эшләнгән кремнар кулланыгыз.
  • Аяк киеме кремы кипсә, аңа берничә тамчы скипидар салыгыз.
  • Аяк киеме щеткасын нашатырь спирты кушылган суда юыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X