Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район юлларында видеокамералы “Лада Ларгус” автомобиле эшли башлады

Кагыйдәләрне бозмагыз, тизлек режимын үтәгез

“Әгерҗе радиосы“нда беренче тапкыр райондашларыбызның сорауларына Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Айнур ВӘЛИЕВ җавап бирде.

Әңгәмә бүлекнең агым дагы елдагы 8 айлык оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәлә рен яктыртудан башланды. Шунда ук радиотыңлаучылардан сорау килеп иреште:

– Айнур Зиннурович, элеккеге елларда Әгерҗе бүлеге югары позицияләрдә тора иде. Хәзер төште. Ни өчен?

– Әйе, үзебезнең категориядәге 14 бүлек арасыннан без 11нче урында торабыз. Бүген без эшләп җиткерми торган бер юнәлеш – юл хәрәкәте иминлеге. 7 майда булган куркыныч юл һәлакәтен барыбыз да хәтерли.

Ул дүрт кешенең, шул исәптән ике баланың гомерен өзде. Шуңа бәйле рәвештә безнең районда юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясенең күчмә утырышы узды. Юл челтәрен тәртипкә китерү буенча күрсәтмәләр бирелде. Безгә бүлеп бирелгән фото-видеофиксацияләү чаралары белән эшләү көчәйтелде. 9 сентябрьдән район юлларында видеокамералы “Лада Ларгус” автомобиле эшли башлады. Шуңа күрә шоферларны кисәтәбез: күчмә камера хокук бозуны теләсә нинди ноктада теркәргә мөмкин. Кагыйдәләрне бозмагыз, тизлек режимын үтәгез.

Бүлек эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, атна саен руль артына исерек килеш йә наркотик кулланган хәлдә утырган ике-өч шоферны ачыклауны да әйтергә кирәктер. Шулай ук авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны артуы (56 процентка) да күзәтелә. Монысы “дистанцион урлашулар” белән бәйле.

Материалны тулысынча газетабызның соңгы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев