Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Айрат Шәйдуллин: “Әгерҗе районында суга батучылар булмаса да, тынычланырга ярамый“

    Быел җәй башыннан Татарстан сулыкларында 27 кешенең гомере өзелде, шуларның җидесе - балалар. Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев уздырган видеобрифингта сүз әлеге аяныч хәлләр турында барды. БАЛАЛАР КЫЗГАНЫЧ Питрәч районында 13 яшьлек яшүсмер 9 яшьлек малайны коткарганда суга бата. Арчада 8 һәм 9 яшьлек малайлар су...

    Быел җәй башыннан Татарстан сулыкларында 27 кешенең гомере өзелде, шуларның җидесе - балалар. Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев уздырган видеобрифингта сүз әлеге аяныч хәлләр турында барды.

    БАЛАЛАР КЫЗГАНЫЧ

    Питрәч районында 13 яшьлек яшүсмер 9 яшьлек малайны коткарганда суга бата. Арчада 8 һәм 9 яшьлек малайлар су төбенә китә. Яңа Чишмә районында велосипед белән күпер аркылы чыкканда елгага егылып төшеп 10 яшьлек малай вафат була. Буа районында дусты белән су коенырга киткән 15 яшьлек яшүсмернең үле гәүдәсен генә алып кайталар. Мамадышта 27 яшьлек абыйсы күз алдында 6 яшьлек сабый бата. Биектау районында 28 яшьлек ханым 1,5 яшьлек сабые белән машинада су төбенә китә... Чәчләр үрә торырлык хәлләр. Әле яши генә башлаган балалар бигрәк кызганыч.

    ЭШ БАШЛАНДЫ

    Безнең районда сулыкларда шундый аяныч хәлләр килеп чыкмасын өчен нинди эшләр башкарыла? Бу турыда янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Айрат ШӘЙДУЛЛИН белән әңгәмә корабыз:

    - Безнең районда мондый куркыныч хәлләр булмаса да, тынычланырга ярамый. Соңгы арада көннәр дә бераз салкынайтып җибәрде, әмма коену сезоны дәвам итә. Аннан быелгы язда булган фаҗигаләрне онытырга кирәкми. Апрель аенда 27 яшьлек Ижау егете Иж-Бәйки янындагы елгада балык тотканда көймәсе әйләнеп суга батты. Май аенда 33 яшьлек әгерҗеленең дә Иж елгасында гомере өзелде. Удмуртиянең Кыяс районыннан килгән балыкчыларның берсе Иж елгасында коенганда су төбенә китте.

    Узган атнада 3нче мәктәпне тәмамлаган 17 яшьлек егетнең Удмуртия сулыгында батуы да барыбызның уртак кайгысына әйләнде, - ди ул.

    - Брифингта кешеләрнең күп очракта рөхсәт ителмәгән урыннарда коенганда батулары турында да сүз барды.

    - Бу, чынлап та, шулай. Республикадагы әлеге аяныч хәлләрдән соң һәр авыл җирлегендә халык күпләп ял итә торган урыннарны билгеләү, пляжларны җиһазландыру, вакытлыча коткару постлары булдыру - көнүзәк мәсьәлә. Боларны эшләү мөмкин түгел икән, "Коенырга ярамый" дигән аншлаг урнаштырып чыгу мөһим. Безнең районда сулыклар күп, 21 ял итү урыны гына бар. Ә рәсми пляжлар берәү дә юк. Васыйл Шәйхразиев, мөмкинлекләр табып, 2017 елның коену сезонына кадәр һәр муниципаль берәмлектә куркынычсызлык таләпләре үтәлгән рәсми коену урыннары булдыруны бурыч итеп куйды. Без бу эшне башладык инде. Авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшүләр алып барыла. Аншлаглар ясау һәм яңарту эше дә башланды. Болардан тыш, патруль төркеме, җирле хакимият органнары, гадәттән тыш хәлләр һәм полиция хезмәткәрләре рейдларга чыгалар.

    - Ирекле коткару оешмаларын кире кайтару мәсьәләсенә ничек карыйсыз?

    - Мондый оешмалар әлегә Казан, Чаллы һәм Түбән Камада гына бар. Әмма алар һәр районда булырга тиеш. Моның өстендә дә эш алып барабыз. Документлар әзерлибез, состав туплыйбыз. Бу оешмага керергә теләүчеләрдән яхшы йөзә белү генә таләп ителми. Алар бата башлаган кешене коткарганда нәрсәләр эшләргә, үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә яхшы белергә тиеш.

    - Балаларның гомерләре суда өзелүгә кире кайтып, моның төп сәбәпләрен ачыклыйк әле.

    - Республикада өлкәннәрнең игътибарсызлыгы, сабыйларын күз уңыннан югалтуы аркасында харап булган балалар саны, ни кызганыч, узган елга караганда күбрәк. Эш күпкә сылтау итеп, күп кенә әти-әниләр балаларына тиешле игътибарны бирмиләр. Өлкәннәрне кисәтмичә су коенырга китеп барган балалар да бар. Шуңа күрә әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, "балагызны йөзәргә өйрәтегез. Сабыйларыгызны ялгызын гына су буена җибәрмәгез. Бергә су коенганда да аларны күз уңыннан ычкындырмагыз", дип әйтәсем килә. "Коенырга ярамый" дигән билге куелган урында үзегез дә су кермәгез, балагызга да анда су керергә тыелганлыгын аңлатыгыз.

    Язманы Екатерина САМСОНОВА әзерләде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: