Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Азалия – миллионер табибә

Быелдан башлап Татарстан авылларына кимендә биш ел эшкә кайтырга теләк белдергән яшь табибларга бер миллион бер йөз мең сум акча бирелә. "Земство табибы" программасына кушылып Әгерҗе районында эшләргә теләк белдергән биш ак халат иясенә шундый бәхет елмайды. Шуларның берсе - Тирсә амбулаториясе табиб-офтальмологы Азалия КАСЫЙМОВА. - Азалия, "Земство табибы" программасы...

Быелдан башлап Татарстан авылларына кимендә биш ел эшкә кайтырга теләк белдергән яшь табибларга бер миллион бер йөз мең сум акча бирелә. "Земство табибы" программасына кушылып Әгерҗе районында эшләргә теләк белдергән биш ак халат иясенә шундый бәхет елмайды. Шуларның берсе - Тирсә амбулаториясе табиб-офтальмологы Азалия КАСЫЙМОВА.
- Азалия, "Земство табибы" программасы турында ишеткәч, нинди хисләр кичердең?
- Әлеге программа турында ишетеп, бик сөендем. Бу - Хөкүмәтебез тарафыннан яшь авылда эшләргә теләк белдергән яшь табибларга зур игътибар бирелә, дигән сүз бит.
- Синең нәкъ менә безнең районны сайлавыңның сәбәбе нидә?
- Ижау медакадемиясен, аннан Казанда ординатура тәмамлаганнан соң, зуррак алага урнашу мөмкинлеге дә бар иде. Тик мин туган районымны сайладым. Киләчәктә дә китәргә җыенмыйм. Мин туган ягымны бик яратам, шуңа райондашларыма хезмәт итәсем килә.
- Бу карарыңны әти-әниләрең ничек кабул итте?
- Алар бик сөенделәр. Беренчедән, райондашларыма хезмәт итү теләгем сөендерсә, икенчедән, туган йортыма да якынрак булачакмын бит. Димәк, якыннарым белән ешрак күрешергә мөмкин булачак.
- Ә миллионны ничек файдалану турында уйладыңмы әле?
- Мин әлеге акчаларны торак алыр өчен тотарга уйлыйм. Әлегә гаиләм булмаса да, гомерем буе ялгыз яшәмәм бит инде....
- Димәк, син бүген тулы ышаныч белән "тормышта үз юлымны таптым" дип әйтә аласың инде?
- Әйе, шөкер. Табиб булу хыялын тормышка ашырырга ярдәм иткән әти-әниемә рәхмәтем чиксез. Шулай ук алдагы эшемә юнәлеш биргән Андрей Шубин җитәкчелегендәге район үзәк хастаханәсенә дә рәхмәтем зур.
- Ә без синең кебек "Земство табибы" программасында катнашучы яшь хезмәттәшләреңә авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез.
Анастасия ШМЫКОВА
,
УдГУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев