Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Азево эшмәкәре хуҗалыгына заманча ашлык киптергеч урнаштырдылар

Барысын да исәпләп карадым: ашлык киптергеч алу отышлы, ди эшмәкәр

Азево эшмәкәре Рамил Исмәгыйлев хуҗалыгында шушы көннәрдә яңа корылма урнаштырдылар. Ул – заманча ашлык киптергеч.

  • Мин аны алу турында күптәннән хыялландым, – ди Рамил үзе. – Чөнки урып-җыю вакыты җитсә, төн йокылары кача.  Соңгы елларда бигрәк тә урак төшкәч еш яуган яңгырлар күпме тир түгеп, чыгымнар кертеп үстергән икмәкне саклауны катлауландыра. Мин бу хакта бик күп уйландым. Әмма “Җиде кат үлчәп, бер кат кискәннән” соң ашлык киптергечне алырга булдым.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Камил Гыймазов һәм башка авыл хуҗалыгы белгечләре ашлык киптергечне эшмәкәрнең амбар территориясенә урнаштыруның шаһитлары булдылар.

Аннан район җитәкчесе эшмәкәрнең басуларын карады.

  • Иген кырларына карап, күңел сөенә. Булганны югалтуларсыз җыеп алырга язсын, – дип теләде Азат Рөстәм улы.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев