Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бабам белән горурланам

Тирсәдә гражданнар җыелышы башыннан ахырына кадәр патриотик рухта узды һәм Батырлык дәресен хәтерләтте. Җыен Тирсә мәктәбе укучылары чыгышы белән башланды. Укучылар, "Бабамның җиңүе - минем дә җиңүем" проектында катнашып, Бөек Ватан сугышына катнашы булган якыннары - сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хакында чыгышлар әзерләгәннәр. Укучыларны тыңлаганда, җыенга килгән...

Тирсәдә гражданнар җыелышы башыннан ахырына кадәр патриотик рухта узды һәм Батырлык дәресен хәтерләтте.
Җыен Тирсә мәктәбе укучылары чыгышы белән башланды. Укучылар, "Бабамның җиңүе - минем дә җиңүем" проектында катнашып, Бөек Ватан сугышына катнашы булган якыннары - сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары хакында чыгышлар әзерләгәннәр. Укучыларны тыңлаганда, җыенга килгән халык авылдашларын зур экраннан карап, алар турындагы хатирәләрне күңеленнән барлап утыргандыр.
- Укучылар Бөек Җиңүне якынайтуга өлеш керткән әби-бабалары, якыннары турында зур горурлык хисләре белән сөйләгәндә, күз алдымнан бик күп авылдашлар узды. Фронтовик якташларыбызны барлау, аларның батырлыгын мәңгеләштерү юнәлешендә нинди зур эш башкарганнар укучылар! Моның өчен аларга, укытучыларына, әти-әниләргә зур рәхмәт, - диде ветеран укытучы Люция Гатауллина.
Укучылар тарих барлауны әле алга таба да дәвам итәчәкләр.
- 9 Майда укучыларыбыз үз геройларының портретлары белән "Үлемсез полк" дип аталган митингта да катнашачаклар, - ди мәктәпнең тарих укытучысы Гөлия Избекова.
Район башлыгы Валерий Макаров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков, район хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илгиз Галиев та укучыларның бу изге эшенә югары бәя бирде. Илгиз Галиев бүген Тирсә җирлегеннән армия сафларында хезмәт итүче егетләргә хәрби бүлекләрдән җибәрелгән характеристикаларны укыды. Яшь солдатлар Булат Нәбиуллин, Рифат Гобәйдуллин, Айзат Дәүләтбаев, Сергей Асин, Ринас Абдуллин, Динар Идрисов, Илнар Габдрахмановның хәрби бурычларын зур җаваплылык белән үтәве авыл халкы өчен дә зур сөенеч, әлбәттә.
Җыенда Тирсә авыл җирлегендә яшәүче тугыз әфганчыга "Совет солдатларын Әфганстаннан чыгаруга - 25 ел" юбилей медальләре дә тапшырылды. Менә алар - Нәзир Нуретдинов, Азат Фәйзиев, Әмирҗан Закиров, Камил Арсланов, Айдар Тимербаев, Анатолий Шуматов, Александр Михайлов, Рәшит Гарифуллин, Илгизәр Галиев.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев