Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бай абзый

    Шәхси эшләрен ачып, башкаларны да эшле иткән, үзләре дә муллыкта яшәүче яңа татар байлары күп хәзер. Ә менә безнең буын ерак тарихтан гына укып белгән чын татар бае нәкъ менә шушы шәхес образында чагыла төсле миңа. Узган гасырның 90нчы еллар башында ук Әгерҗедә, иң беренчеләрдән булып, шәхси эшен башлап кибет...

    Шәхси эшләрен ачып, башкаларны да эшле иткән, үзләре дә муллыкта яшәүче яңа татар байлары күп хәзер. Ә менә безнең буын ерак тарихтан гына укып белгән чын татар бае нәкъ менә шушы шәхес образында чагыла төсле миңа. Узган гасырның 90нчы еллар башында ук Әгерҗедә, иң беренчеләрдән булып, шәхси эшен башлап кибет ачкан Җәүдәт әфәнде Гөлданаевның зыялылыгы да, төс-кыяфәте дә, киенү, сөйләшү рәвеше дә, дәрәҗәсе дә элекке татар баен хәтерләтә. Бу көннәрдә түгәрәк юбилеена килеп җиткән бу танылган эшмәкәр белән әңгәмәбезне дә шуннан башладык.
    - Җәүдәт абый, әллә Сез, чыннан да, элекке бай малаемы?

    - Шөкер, нәселебез төшеп калганнардан түгел. Әтием Әхмәтсадыйк заманында Әгерҗедә икмәк пешерү белән шөгыльләнгән. К.Маркс урамында хәзерге яңа чиркәү урынында аларның ике катлы агач өйләре булган. Ләкин кулак дигән тамга салынгач, Әгерҗедән китәргә туры килгән. Ижауда төпләнеп, өйләнеп, йорт төзеп яши башлаган әтием матди яктан гына түгел, балаларга да бай булды. Мин тугыз балалы гаиләдә бишенче малай идем.
    - Ишле гаиләдә үскәч, иркә бала булырга туры килмәгәндер?
    - Юк, әлбәттә. Үз хуҗалыгыбыз булгач, йортта һәрберебезгә эш бүленеп бирелгән, һәркем шуны әти-әни әйткәнне көтмичә үти иде. Кайчак, уенга бирелеп, вакытында эшләмәсәк, җәзасын да ала идек. Әти гомер буе ат, сыер тотты. Шәһәрдә яшәсәк тә, без авыл малайлары кебек печән дә чаптык, утын да кистек, балта да тоттык. Әтинең "Эшкә өйрәнеп үссәгез, беркайчан да ким-хур булмассыз" дигән алтын сүзләрен бүген дә һәр ата-ана баласының миенә сеңдерсен иде. Баланы иркәләп түгел, хезмәт белән тәрбияләргә кирәк. Шул чагында гына ул акчаның да, байлыкның да кадерен белә.
    - Ижауда туып-үссәгез дә гомерегезнең кыл уртасында Әгерҗе Сезне нәрсәсе белән үзенә тартып кайтарды?
    - Без балачакта ук Әгерҗедәге туганнарга бик еш кайтып йөри идек. Әти-бабамнарның туган ягын үзем өчен дә туган төбәк дип саныйм. Мин озак еллар Ижауда төзелешләрдә эшләдем, мастер, баш инженер булдым. Илдә үзгәртеп кору еллары башлангач, күңелнең бер почмагында күптән йөргән бер хыялымны тормышка ашыру өчен Әгерҗегә кайтып төпләнергә булдым. Үз эшемне булдыру теләге әтидән күчкәндер миңа дип уйлыйм. 1991 елда К.Маркс урамындагы 6нчы йортның подвалында кибет ачып эшемне башлап җибәргән идем. Аннан шәһәрдә атна уртасында халык өчен бик тә кирәкле базар эшләмәвен күреп алдым. Хәтерләсәгез, авыл кешесе ул чакларда кибет төпләрендә, урамда сөт ризыкларын җиргә тезеп, куеп сата иде бит. Әгерҗедә эш көннәрендә эшли торган кече базар булдырырга кирәк дигән тәкъдимемне район җитәкчелеге дә хуплады. 2000 елда менә шушы базарны ачуыбыз ул чакта халык өчен шактый уңайлыклар тудырды.
    - Әйе, ул чакта кече базар ачылуга бик күпләр сөенде. Әмма, гафу итегез, үзегез дә беләсездер инде, бүген бу базар заман таләпләренә җавап бирми, Җәүдәт әфәнде. Үзгәртеп корырга җыенмыйсызмы? Кече базарны бик тә бүтәнчә, заманча күрәсе килә...
    - Җыенабыз. Хәзер менә шуңа әзерлек эшләрен башладык. Киләсе елның җәендә элеккесен сүтеп, сатып алучылар, сатучылар өчен дә уңайлыклары булган бина салырга керешәчәкбез. 2013 елга яңа бина белән керү теләге бар. "Ният иткән - морадына җиткән" дигәннәрме әле борынгылар?
    - Әйе. Әмма морадыңа ирешү өчен эшмәкәргә алны-ялны белми ат урынына эшләргә, теләсә нинди эшкә тотынганчы, җиде кат уйлап, бер кат кына кисә белергә кирәк. Бүген шәһәрдә биш сәүдә ноктасы булдыруга ирешкән, аягында нык басып торучы яңа татар бае үзен бәхетле саныймы?
    - Бәхет бит ул күктән төшми. Аны эзләп һәм эшләп тапсаң гына кадерле. Мактану дип кабул итмәгез, мин үз бәхетемне үз кулларым белән төзедем дип әйтә алам. Нәселебезне дәвам итүче улым Рәшид бар. Ул - минем һәр эштә олы таянычым. Гаиләмдә тынычлык, татулык. Минем яшьтә бик күпләр өйдә телевизор карап, пенсия китергәнне көтеп утыруны хуп күрә. Ә мин андый тормышка күнекмәгән, миңа эш, хәрәкәт, аралашу кирәк.
    - Ә шулай да ялга вакыт каламы?
    - Вакытны дөрес бүлә белсәң, барысына да җитешергә була. Мин Иж буенда балык тотып утырганда рәхәтләнеп ял итәм. Балачактан ук төннәр буе китап укырга яратам, хәзер бигрәк тә тарихи китаплар күп укыйм. Казанга барсам, Камал театрында спектакль карап чыгарга тырышам. Элекке автоузышчы, көрәшче буларак, автоузышлар, көрәш карау да күңелемә бик якын. Әле менә тагын бер күптәнге хыялымны тормышка ашырырга йөрим: элекке ПМК бинасын төзекләндереп, нәселле атлар тотарга телим. Бу миңа җан азыгы, күңел тынычлыгы алу өчен кирәк. "Ат җене" миңа әтидән күчкән инде. Болар барысы да миңа көндәлек ыгы-зыгыдан арынырга, ял итәргә ярдәм итә.
    - Картлыкка бирешмәвегезнең сере менә шулай актив тормыш белән яшәвегездәдер инде. Шуңа күрә Сез күңелегез, яшәү рәвешегез белән дә гомер көзенә кермәгәнсез әле. Асыл гомер юлыгыз озын һәм озак дәвам итсен, Җәүдәт әфәнде.
    Әңгәмәдәш - Рәмзия Зарипова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: