Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бакча балалары да Тукайны яхшы белә

Кем татар сүзләрен күбрәк белә 4нче шәһәр балалар бакчасында шәһәр бакчаларына йөрүче рус телле сабыйлар өчен "Кем татарча күбрәк сүз белә?" дип аталган бәйге-викторина узды. Ул Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланды. Балалар татарча белү осталыкларын төрле бәйгеләрдә күрсәттеләр: үзләре белән таныштырдылар, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне белүдә сыналдылар, уенчыклары турында сөйләделәр...

Кем татар сүзләрен күбрәк белә

4нче шәһәр балалар бакчасында шәһәр бакчаларына йөрүче рус телле сабыйлар өчен "Кем татарча күбрәк сүз белә?" дип аталган бәйге-викторина узды. Ул Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланды.

Балалар татарча белү осталыкларын төрле бәйгеләрдә күрсәттеләр: үзләре белән таныштырдылар, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне белүдә сыналдылар, уенчыклары турында сөйләделәр һәм, әлбәттә, Тукай шигырьләрен укыдылар. Ә Тукай әсәрләре геройлары балаларның ничек татарча белүләрен күзәтеп, бәя биреп тордылар. Нәтиҗәдә иң күп татарча сүз (167!) белүче дип София Гаврилина (1нче бакча) табылды. 2 урында - Кирилл Дружинин (7нче бакча), 3 урында - Лиза Николаева (8нче бакча).

****

Тукай безнең йөрәкләрдә

Тирсәнең "Миләүшә" балалар бакчасында әнә шул баш астында узган бәйрәмгә мәктәпнең 1 сыйныф укучылары да килгән иде.

Бакча балалары абый-апаларына Тукайның "Кызыклы шәкерт", "Су анасы" әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә укучылар "Гали белән Кәҗә", "Бала белән Күбәләк" шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Аннан бергәләп "Капкалы", "Ачык авыз" татар халык уеннарын уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар . Балалар янына кунакка Тукайның Шүрәле, Кызыклы шәкерт һәм башка геройлары килгән иде. Алар да балалар белән бергәләп күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев