Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бакчада – яңа мөдир

Әгерҗедәге 5нче балалар бакчасы мөдире Альбина БОЧКИНА 35 ел гомерен мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә багышлаган хөрмәтле, абруйлы җитәкче булды. Бай хезмәт стажының 26 елында ул зур коллективны җитәкләде, үз эшенең чын остасы, энергияле, инициативалы, кешелекле, башкаларга үрнәк мөдир булды, ата-аналарның олы ихтирамын яулады. Лаеклы ялга китү уңаеннан эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район...


Әгерҗедәге 5нче балалар бакчасы мөдире Альбина БОЧКИНА 35 ел гомерен мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә багышлаган хөрмәтле, абруйлы җитәкче булды.
Бай хезмәт стажының 26 елында ул зур коллективны җитәкләде, үз эшенең чын остасы, энергияле, инициативалы, кешелекле, башкаларга үрнәк мөдир булды, ата-аналарның олы ихтирамын яулады.
Лаеклы ялга китү уңаеннан эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев Альбина Георгиевнага район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
5нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә мөдир итеп Жанна МУЛЛАХМӘТОВА билгеләнде. Ул 109нчы ПМС балалар бакчасында, "Наз" приютында тәрбияче булып эшләде. Соңгы эш урыны - локомотив депосында техник-расшифровщик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев