Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бакчалар буш торырга тиеш түгел

    Шәһәрдә ташландык бакчалар булырга тиеш түгел. Бакчадагы буш йортларга хуҗаларын кире кайтарырга кирәк. Район җитәкчелеге әнә шундый максат куя бүген. Район хакимиятендә бакча ширкәтләре вәкилләре белән узган чираттагы киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды. Татарстанда 2013-2015 елларны үз эченә алган "Коммерцияле булмаган бакча, дача берләшмәләрен үстерү" дип аталган региональ программа...

    Шәһәрдә ташландык бакчалар булырга тиеш түгел. Бакчадагы буш йортларга хуҗаларын кире кайтарырга кирәк. Район җитәкчелеге әнә шундый максат куя бүген. Район хакимиятендә бакча ширкәтләре вәкилләре белән узган чираттагы киңәшмәдә дә сүз шул турыда барды.
    Татарстанда 2013-2015 елларны үз эченә алган "Коммерцияле булмаган бакча, дача берләшмәләрен үстерү" дип аталган региональ программа әзерләнүе, шуның нигезендә бакчаларга дәүләт тарафыннан матди ярдәм күрсәтеләчәге турында хәбәр иткән идек инде. "Октябрьнең 50 еллыгы", "Сосновый бор" ширкәтләре вәкилләре белән берлектә әлеге бакчаларда нинди төзекләндерү эшләре башкарырга кирәклеге һәм моның өчен күпме акча таләп ителүе хакында мәгълүматларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек миниистрлыгына юлладык инде. Шуның нигезендә безнең район да әлеге программага керер дип ышанабыз", - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин. Әлеге программа нигезендә бакчачыларга ярдәм күрсәтеләчәгенә өмет зур, әлбәттә. Тик озакламый җирләр кардан арыначак һәм бакчаларда эш башланачак бит. Шуңа күрә ярдәм көтеп утырырга вакыт юк. "Төзекләндерү һәм торгызу эшләрен үз көчебез белән башлап җибәрергә кирәк", - дигән фикер яңгырады әлеге киңәшмәдә дә. Очрашуга килгән "ИжСтройСервис", МСО, "СтройМир", "СтройГрад", "СМП-184" җәмгыятьләре җитәкчеләре: "Без кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә әзер", - диделәр.
    Ширкәт вәкилләре үз бакчаларында кайсы эшләрне кичекмәстән башкарырга кирәклеген бәян итәргә ашыктылар. "Безнең бакчаны иң беренче чиратта койма белән әйләндереп алырга кирәк. Югыйсә, күпләр үз участокларын нәкъ менә караклыкның тирән тамыр җибәрүе аркасында ташладылар", - диде "Сосновый бор" бакчачылык ширкәте рәисе Любовь Искәндәрова. Чыннан да, кайчандыр 300 участогында эш кайнаган бу ширкәтнең нибары 50-60 йорт хуҗасы гына бакчага даими йөри бүген. Биредә кичекмәстән су торбаларын да алыштырырга, юлларны да төзекләндерергә кирәк. Электрүтгәргечләрне әйткән дә юк. Күп кенә электр баганаларын төбе-тамыры белән йолкып алып киткәннәр. "Бакчачылык белән шөгыльләнер өчен кимендә менә шушы шартлар булырга тиеш бит. Шул чагында, бәлки, күпләр үз участокларына кире әйләнеп кайтыр иде", - ди Любовь Леонидовна. Әйе, күпме кул көче, тырышлык куеп төзегән йортларын, никадәр тир түгеп эшкәрткән җирләрен шартлар булмау аркасында ташлап китү бер дә җиңел булмагандыр бакчачыларга. Шуңа дәүләтнең, район җитәкчелегенең аларга йөз белән борылуына битараф калмаячакларына бик тә ышанасы килә.
    "Бөтен игътибарны "Сосновый бор" җәмгыятен торгызуга юнәлтеп, безнең бакча турында да онытмагыз", - дип кушылды әңгәмәгә "Октябрьнең 50 еллыгы" ширкәте рәисе Александр Ванягин. Биредә дә суүткәргеч системаны ремонтларга, юлларны төзекләндерергә кирәк. Караклык та - үзәкләренә үткән проблемаларның берсе. "Без каравылчы яллау турында да уйлап карадык. Тик яшьрәкләр аз хезмәт хакына эшләргә риза түгел, ә өлкәнрәкләр бу эштән куркалар", - ди Александр Семенович. "Элек без электр энергиясен гаражлар аркылы ала идек, хәзер бу мөмкинлек юк. Шуңа күрә ике елга якын безнең урамнардагы йортларда ут янмый. Бүген сезнең ярдәмгә өметләнеп килдек", - диде әлеге ширкәтнең 5,6нчы урамнары рәисе Мөнирә Рахмаева. Җитәкчелек әлеге проблеманы чишүне Әгерҗе районы электр челтәре начальнигы Айрат Гыйльмановка йөкләде.
    Бакчачыларны борчыган проблемалар хакында эшлекле сөйләшүләр алга таба да дәвам итәчәк. Җирләр бераз кибү белән, район җитәкчелеге бакчачылар белән ширкәтләрдә очрашачагын әйтте.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: