Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бакчаларга түләү кыйммәтләнә

Бу араларда мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлары булган ата-аналар арасында "Ишеттеңме әле, бакчага түләүләр тагын арта икән бит" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, 2014 елның 1 январеннан балалар бакчасына йөргән өчен ата-ана түләве сизелерлек арта. Бөтен төр коммуналь хезмәтләр, азык-төлеккә бәяләр, педагогларның хезмәт хаклары артканда сабыйны бакчага йөрткән өчен түләү...

Бу араларда мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлары булган ата-аналар арасында "Ишеттеңме әле, бакчага түләүләр тагын арта икән бит" дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әйе, 2014 елның 1 январеннан балалар бакчасына йөргән өчен ата-ана түләве сизелерлек арта.

Бөтен төр коммуналь хезмәтләр, азык-төлеккә бәяләр, педагогларның хезмәт хаклары артканда сабыйны бакчага йөрткән өчен түләү дә элеккечә кала алмый, әлбәттә. Моннан тыш, бакчалар соңгы елларда яңа укыту-методика әсбаплары, заманча техника белән тәэмин ителә башлады. Болай да бит инде ата-ана сабыен мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләгән өчен тотылган чыгымнарның 15 процентын гына түли. Калганы казна җилкәсенә төшә. Шулай итеп, 1 январьдан шәһәр бакчаларында уртача түләү 2009 сум тирәсе булачак.
Бәяләр артса да, Татарстан Хөкүмәте керемнәре аз булган гаиләләр өчен социаль яклау чаралары күрүне дәвам итә. Компенсация күләме элеккечә калачак. Бер бала өчен уртача ата-ана түләвенең - 20, икенче бала өчен - 50, өч һәм аннан күбрәк булганда 70 процент күләмендә компенсация түләнәчәк. Моннан тыш, гаиләнең кеременә карап, 2014 елның 1 январеннан өстәмә компенсация гамәлгә кертелә. Бу төр компенсация мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе белән килешү төзегән һәм гаиләдә җан башына айлык керем 20 мең сумнан артмаганда гына түләнә. Гаиләнең кеременә хезмәт хакы, матди ярдәм, субсидия, пособие, алимент, пенсия, премия, җирдән алган натураль уңыш та керә. Өстәмә компенсация алу өчен гариза язганда соңгы өч айда гаиләдәге һәр кешенең кереме күрсәтелгән документлар тапшырырга кирәк. Бу документ алты ай гына гамәлдә, аннан соң тагын керем турында документ тапшырырга кирәк булачак.
Бу көннәрдә балалар бакчаларында мәгариф идарәсе юристы Сергей Мурзин, белгечләр, республика матди ярдәм күрсәтү үзәге филиалы хезмәткәрләре ата-аналар җыелышлары үткәреп, өстәмә компенсация түләү тәртибе турында аңлату эшләре алып баралар, ата-аналарга памяткалар бирәләр, күпсанлы сорауларына җаваплар бирәләр. Документларны да алар билгеләнгән көннәрдә бакчага килеп кабул итәчәкләр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев