Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бакчам минем – сихри дөньям

Алсу гөлчәчәкләр иле Калинин урамындагы бу йортның капка төбеннән үк башлана. Берсен-берсе капламаслык итеп өч рәт итеп утыртылган шафран һәм төрле төстәге кашкарыйлар җилдә тибрәлә. Аларны ике яктан биек африка клещевинасы "саклый". Ә ишек алдында аяк басар урын юк, күзләр камашырлык манзара. Диагональ буенча рәт-рәт эреле-ваклы, аллы-гөлле чәчәкләр. Санап чыгарга...

Алсу гөлчәчәкләр иле Калинин урамындагы бу йортның капка төбеннән үк башлана.
Берсен-берсе капламаслык итеп өч рәт итеп утыртылган шафран һәм төрле төстәге кашкарыйлар җилдә тибрәлә. Аларны ике яктан биек африка клещевинасы "саклый". Ә ишек алдында аяк басар урын юк, күзләр камашырлык манзара. Диагональ буенча рәт-рәт эреле-ваклы, аллы-гөлле чәчәкләр. Санап чыгарга газета бите җитмәс. Хуҗабикә Алсу САЛИХОВА кайсы чәчәкне кайдан китерткән, ничек утырткан, ничек тәрбияләгән - сәгатьләр буе сөйли ала.
"Ишле гаилә - эшле гаилә", ди халык. Эше катлаулы һәм җаваплы булса да йорт хуҗасы Илгизгә һәм олы уллары Илназга туфрак эшкәртү йөкләнгән. Быел 4 сыйныфка баручы Альбина һәм чәчәк исемле Азалиянең кулларында лейка. Әле бит мул уңышлы җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы да бар. Әнә шулай, матурлыкны күреп, яратып, эшләп үсәләр балалар Салиховлар гаиләсендә. Иртән уянып чыгуга чыклы чәчәкләр сәламли, ә кичләрен матиоланың сихри исеннән башлар әйләнә. Ышанмасагыз, килеп күрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев