Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бакча нигә ябылды?

Шәһәребездә 2010 елда балалар бакчасына зур кытлык килеп тугач, Әгерҗенең аскы өлешендә яшәүчеләргә уңайлырак булсын дип, элекке хәрби комиссариат бинасында 3нче бакчаның филиалын ачканнар иде. 2010 елның декабрь ахырында беренче нәниләрне кабул иткән бакчага ата-аналар бик сөенделәр. Әмма аның гомере озын булмады. Узган ел бу бакчада еланнар күренә икән дигән...

Шәһәребездә 2010 елда балалар бакчасына зур кытлык килеп тугач, Әгерҗенең аскы өлешендә яшәүчеләргә уңайлырак булсын дип, элекке хәрби комиссариат бинасында 3нче бакчаның филиалын ачканнар иде. 2010 елның декабрь ахырында беренче нәниләрне кабул иткән бакчага ата-аналар бик сөенделәр. Әмма аның гомере озын булмады.
Узган ел бу бакчада еланнар күренә икән дигән имеш-мимешләр таралган иде инде. Чынлыкта, бу хәбәр чын булып чыкты. Бакча мөдире балалар уйный торган бүлмәдә беренче тапкыр елан күренү белән бу турыда район җитәкчелегенә җиткерә. Еланнарны куркыта торган махсус прибор куйгач, алар озак вакыт күренми торалар. "Әмма куркуымның чиге юк иде. Агулы булмаса да, ата-ана сабые янына елан шуышып килгәнен күрсә, нәрсә буласын күз алдына китерәсездер", - дип сөйли бакча мөдире Сания Каһарманова. Биредә хәрби комиссариат эшләгәндә дә, еланнар чыга торган булган, сазлы урын бит. Ә бинаны үзгәртеп корганда нигезләрен бик ныгытканнар. "Әмма биредә еланнарның оясы урнашкан, шуңа күрә алар читкә китмиләр, чыгар юл табалар", дигәннәр Казаннан килгән белгечләр дә.
Дөрестән дә, шулай булып чыкты.
Быел кыш бүлмәдә тагын еланнар күренә башлагач, район җитәкчелеге бакчаны ябарга кирәк дигән карарга килде. Бу уңайдан район җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, бакча коллективы һәм ата-аналар белән очрашып, проблеманы уртага салып сөйләште. Ата-аналарга бу хәбәрне ишетү авыр булды, әлбәттә. Әмма нәниләрне елан оясында яшәтеп тә булмый бит инде. Бакчага йөри торган 33 баланың берсе дә урамда калмады. Хезмәткәрләр дә эшкә урнаштырылды. Бу атнада балаларның 8е - 3нче, калганнары яңа ачылган 7нче бакчага йөри башладылар. Шәһәрнең аскы урамнарында яшәүчеләр сабыйларын яңа бакчага йөртергә бик ерак, яңа автобус маршруты ачып булмасмы дип мөрәҗәгать иткәннәр иде. Район җитәкчелеге бу мәсьәләне дә бик тиз хәл итте. 20 февральдән яңа маршрут ачыла, газетабызның бүгенге санындагы белдерүләр битендә автобусның йөрү графигы бирелә.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: атааналар, хђр