Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бал кортлары – үзе бер дөнья

"Бу араларда төннәрен дә тынычлап йоклый алмыйм. Кисәк су күтәрелеп, баздагы умарта оялары су астында калмаса ярар иде, дип борчылам", - ди Иж-Бубыйда гомер кичерүче һәвәскәр умартачы Шамил ГӘРӘЕВ. Һәр умартаның - үз куначасы Юкка борчылмый ул: өченче ел көчле су ташу вакытында 10лап умартасы су астында калган. - 2012...

"Бу араларда төннәрен дә тынычлап йоклый алмыйм. Кисәк су күтәрелеп, баздагы умарта оялары су астында калмаса ярар иде, дип борчылам", - ди Иж-Бубыйда гомер кичерүче һәвәскәр умартачы Шамил ГӘРӘЕВ.
Һәр умартаның - үз куначасы
Юкка борчылмый ул: өченче ел көчле су ташу вакытында 10лап умартасы су астында калган.
- 2012 елны ташу көчле булачагын алдан ук фаразлаган идек. Баздагы бәрәңгене күтәрергә кирәк булганлыктан, умарталарны бакчага чыгардык. Бәрәңгене күтәреп җитештек, ә умарталарны биегрәк урынга куярга өлгермәдек, - ди ул уфтанып.
Өйләре су буенда урнашканлыктан, су басу куркынычы ел да яный бу хуҗалыкка. Шуңа Шамил умарталарны куяр өчен махсус җайланмалар-куначалар ясаган. Быел да умарталарны шунда урнаштырып, тирә-якка салам түшәргә ниятли.
- Озын кышны чыккан бал кортлары төрле авыруларга тиз бирешүчән була. Аларга кар салкыны да бик тиз тия. Шуңа, бераз җылырак булсын дип, кар өстенә салам җәям, - ди ул. Ул аларны әрем суына шикәр комы кушып ясаган үз "дару"ы белән дә дәвалый. Дәваламаган очракта чирнең ана кортка йогу һәм ояның һәлак булу куркынычы бар икән.
- Кортларны тышка никадәр иртәрәк чыгарсаң, шуның кадәр тизрәк ныгыйлар. Март башында чыгарганыбыз да булды. Соңгы елларны бераз соңгарак калабыз, - ди. Ә менә кортларны чыгарганчы, берничә умартаны юып, чистартып кую хәстәрен күрә. Аннан корт ояларын бер-бер артлы чиста умарталарга күчерә.
- Өйләре чиста булмаса, алар үзләре "өмә ясый" башлыйлар: үлгән кортларны, чүпләрне тышка чыгаралар. Ә бу кортның бик күп көчен ала, - ди умартачы.
Тал балы да була икән
Белгечлеге буенча ветеринар Шамил, башта Минзәлә техникумын, аннан читтән торып Казан ветеринария институтын тәмамлаган. Баллы шөгыль белән 25 еллап элек үк мавыгып китсә дә, моннан берничә ел элек белгечлеге буенча эш беткәннән соң, кортчылык төп кәсебе булып калган.
- Кортчылык белән шөгыльләнә башлаганнан бирле үзлегемнән укыйм. Бал кортлары - үзе бер дөнья, бу серле дөнья белән якыннан таныш булмасаң, кортлар тотуның мәгънәсе юк, - ди умартачы. Бал кортлары белән бәйле һәр мәгълүматны аерым дәфтәргә теркәп бара. Бал бирүче үсемлекләрнең чәчәк ату вакытын күрсәтүче календарь да ясаган хәтта.
- Бәлки, кемдер ышанмас, әмма мин елы-елы белән "тал балы" да алам. Безнең йорт тирәсендә таллар күп. Яз иртә һәм җылы килсә, кортлар балны тал чәчәгеннән дә җыя хәтта, - ди. Ә гомумән алганда, безнең районда нигездә кортлар тузганак, көнбагыш, юкә чәчәкләреннән бал җыя икән. Иң популяры, әлбәттә, чәчәк балы.
Чын бал утырырга тиеш
Умартачыга күпләрне кызыксындырган:
- Ә бал утырырга тиешме? - дигән сорауны да бирми булдыра алмадым.
- Чын бал утырырга тиеш. Дөрес, кайбер бал озаграк кристаллаша, кайсысы - тизрәк. Әгәр бал бер ел эчендә утырмаса, димәк, чын түгел, - диде ул, икеләнүләргә юл калдырмыйча. Безнең кебек балны сатып алучыларга тагын бер серне ачты: савытка ничә килограмм бал сыйганын белү өчен, савыт күләмен 1,4 коэффициентына тапкырларга кирәк икән. Әйтик, 3 литрлы банкага 4,2 кило, 10 литрлы чиләккә 14 кило бал сыя. "200 грамм аерма булуы бар. Чөнки бал куерак булган саен, авыррак", - дип тә өстәде.
Бал кортларының да кешене чакмый торганнарын үрчетүне кулай күрә һәвәскәр умартачы.
- Карпат токымлы кортлар - шундыйлардан. Мин аларны бер елны почта аша да кайтаркан идем. Ижаудан да сатып алдым. Бу сорырак төстәге бал кортлары - бик күндәм. Яз көне бик яхшы үрчиләр. Хәтта караганда да чакмыйлар. Минем иң курыкканым - корт чагып, күрше-тирәдәгеләргә зыян китерү,- ди.
Гомумән, бал кортлары хакында сәгатьләр буе сөйли алырдай бай мәгълүматы бар аның. Белгәнен башкалар белән дә бик теләп утаклашырга әзер ул.
- Безнең районда һәр авылда диярлек кимендә 5-6 һәвәскәр умартачы бар. Әгәр махсус курслар оештырылса, бик теләп катнашыр идек, - ди Шамил.
Умартачылар игътибарына
Бәлки, барлык умартачылар хәбәрдар да түгелдер: район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә умартачылык буенча махсус белгеч Татьяна Патрикеева эшли. Ул баллы шөгыль ияләрен кызыксындырган күп сорауларга җавап табарга ярдәм итәр.
- Ә бүгенге көндә бездә умартачылар өчен "Канди" белән өстәмә тукландыруга кагылышлы бик файдалы мәгълүмат бар, - ди умартачылык буенча инженер. Әгәр бу хакта күбрәк беләсегез килсә, Татьянага 21756 йә 89600758396 телефоннары аша шалтыратыгыз.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев