Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бала хокукларын яклаучылар – Әгерҗедә

Бу атнада Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл УДАЧИНА белән Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр ГАРИФУЛЛИНа Әгерҗе районына эшлекле сәфәр кылдылар. ЯРЛЫ ЯШӘП ТӘ ТӘРТИП УРНАШТЫРЫРГА БУЛА Бала хокукларын яклаучыларның беренче тукталышы Красный бордагы "Алмалы" лагеренда булды. Бу көннәрдә биредә районыбызның...

Бу атнада Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл УДАЧИНА белән Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр ГАРИФУЛЛИНа Әгерҗе районына эшлекле сәфәр кылдылар.
ЯРЛЫ ЯШӘП ТӘ ТӘРТИП УРНАШТЫРЫРГА БУЛА
Бала хокукларын яклаучыларның беренче тукталышы Красный бордагы "Алмалы" лагеренда булды.
Бу көннәрдә биредә районыбызның яшь хоккейчылары ял итә иде. Узган гасырның 80нче елларында төзелгәннән соң бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән бу бина, әлбәттә, тышкы ягыннан ук беркемдә дә уңай фикер тудырмый. Гүзәл Удачина да "Алмалы"ны республикада уңышлы эшләп килүче лагерьларга капиталь ремонт программасына кертү өчен бөтен тырышлыкны куярга кирәклегенә басым ясады.
- Районда балалар ялын оештыру өчен бердәнбер булган бу лагерьга бүген генә капиталь ремонт кертеп булмый, әлбәттә. Монда кичекмәстән республика ярдәме кирәк. Әмма ярлы яшәп тә, чисталык-тәртип тәэмин итәргә була. Ләкин лагерь белән танышып чыкканнан соң бер дә уңай фикер калмады. Бигрәк тә ашханәдәге җитешсезлекләр һич тә гафу итә торган түгел. Иллегә якын бала яши торган лагерьда медицина хезмәте күрсәтү дә канәгатьләнү уятмады. Хоккейга чын күңелдән гашыйк бу балалар лагерь тормышыннан зарланмасалар да, алар мондый шартларда ял итәргә тиеш түгел иде, - дип канәгатьсезлеген белдерде Гүзәл Удачина.
ХЕЗМӘТЛӘРЕНӘ БИШЛЕ КУЙДЫ
Аннан соң ул "Наз" приютына юл тотты.
"Алмалы" белән биредәге шартлар арасында җир белән күк аермасы, әлбәттә. "Май чүлмәге тышыннан билгеле", диләр бит. Приют территориясенә килеп керү белән үзеңне могҗизалар дөньясында кебек хис итәсең. Фонтан, суда аккош, үрдәкләр йөзеп йөри, кунакка әкият геройлары килгән, яшелчә бакчасында биредә тәрбияләнүчеләр белән ниләр генә үстермиләр... Ә бинаның эчендәге чисталык, тәртип, матурлык, гүзәллек, алтын куллы балалар, тәрбиячеләр ясаган эшләнмәләрдән күпсанлы күргәзмәләр... Гаиләләрендә эчкече әти-әнисеннән берни күрмәгән балалар өчен биредә җәннәт инде.
- Приютта чын хуҗалар, үз эшләренең осталары, авыр хәлдә калган сабыйлар турында аналарча кайгыртучы профессионаллар эшләве күренеп тора. Гаиләсендә яхшы тормыш күрми үсүче балаларга приютта шундый шартлар тудыруыгыз өчен рәхмәт. Бу шулай булырга тиеш тә. Хезмәтегезгә бишле куям, - диде Гүзәл Удачина.
Бала хокукларын яклаучы вәкилләр Красный бордан, әнә шулай, ике төрле капма-каршы фикер белән Әгерҗегә юл тоттылар.
БАЛАЛАР БЕЗНЕҢ ЯКЛАУГА МОХТАҖ
Район хакимиятендә Гүзәл Удачина гражданнарны кабул итте.
Бала хокукларын яклаучыга әниләрнең дә, әтиләрнең дә сораулары күп җыелган. Әнә, яшь ананың улы аскы теш казналыгында шактый проблемалар белән туган. Аларга бик еш стоматологларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.
- Әмма районда балалар теш табибы булмау сәбәпле, һәрвакыт шәхси клиникаларга түләргә туры килә. Ә бит балага бу хезмәт булырга тиеш, - диде ана.
Гүзәл Удачина да аның сүзләрен хуплап:
- Ничек инде сигез мең бала булган районда балалар стоматологы юк? - дип сораулы карашын районны баш табибына юнәлтте.
- Дөрес, моңа кадәр районда балалар теш табибы булмады. Хәзер без бер стоматологны балаларга да хезмәт күрсәтергә өйрәтеп кайтардык. Теләсә кайчан мөрәҗәгать итә аласыз, - дип җавап бирде Андрей Шубин.
Бу ана, баласы еш авыру сәбәпле, бакчага йөрми калган көннәре күп булса да түләүне тулысынча алуларыннан зарланды.
- Ата-ана түләве ике өлештән тора: абонемент түләвеннән һәм тукланган өчен. Медицина белешмәсе булганда сабый бакчага йөрмәгәндә туклану өчен алынырга тиеш түгел. Ә абонемент түләве алына. Бу мәсьәләне тиз арада ачыклагыз, - дип Гүзәл Удачина мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллинага мөрәҗәгать итте.
Икенче бер ана 15 яшьлек инвалид улын кыйнаулары, аңа нахакка бәла ягуларыннан зарланды. Балалар хокукларын яклаучы бу проблема белән полициягә дә, район прокуратурасына да җитди шөгыльләнергә тәкъдим итте.
Икенче бер ханым баласында аллергия булу сәбәпле Манту салудан баш тартуы, әмма табибларның моңа каршы килүләре белән риза булмавын белдерде.
- Соңгы елларда бик яхшы гаиләләрдәге балаларда да туберкулез ачыклану сәбәпле, һәр балага Манту ясатырга киңәш ителә. Бу куркыныч авыру яшертен генә башлана һәм авыру сабыйдан бакча-мәктәпләрдә башкаларга да йогарга мөмкин. Аллергия булу сәбәпле Манту ясатырга теләмисез икән, туберкулезга тикшерүнең альтернатив юллары бар бит хәзер. Табиблар белән киңәшегез. Мин сезгә шул юлны тәкъдим итәм, - дип җавап бирде республика вәкиле.
Ханым авыру баласына санаторийга юллама сорап үзәк хастаханәгә 2014 елда ук гариза бирсә дә, әлегәчә бу проблеманың хәл ителмәвен дә әйтте. Баш табиб бу сорау белән үзе шөгыльләнәчәген белдерде.
35 яшьлек уллары вафатыннан соң болай да хәсрәт утында янучы каенанасы белән каенатасына оныкларын күрсәтмәүче киленне дә һич аңлап булмый. Киленнәре белән уртак тел таба алмагач, Гүзәл Удачинадан ярдәм өмет итеп килгән әби белән бабай бигрәк кызганыч.
- Закон нигезендә әби белән бабайның оныкны тәрбияләүдә катнашуга хокуклары бар. Бер дә булмаса судка мөрәҗәгать итә аласыз, - дигән җавап яңгырагач, район башлыгы Валерий Макаров:
- Эшне судка кадәр җиткермәбез, ярдәм итәргә тырышырмын, - дип җаваплылыкны үз өстенә алды.
Ә менә Гүзәл Удачинадан ярдәм сорап килгән менә бу атаны берәү дә якламады. Ул, өч баласын калдырып, икенче хатын белән гаилә коргач, элекке җәмәгатенең балаларны ач тотуыннан зарланды. Район башлыгына да, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзаларына да бу гаилә яхшы таныш. Алар әлеге ананың балаларына тиешле тәрбия бирүен, икенче гаиләдә яшәүче атаның бу хатынга нахак бәла ягуын белдерделәр. Ә Гүзәл Удачина комиссиягә өч балалы бу гаиләне барыбер даими контрольгә алу бурычын куйды.
Балалар хокукларын яклау буенча вәкил мөрәҗәгать итүче һәркемнең соравы буенча шөгыльләнәчәкләрен һәм аларга җавап бирәчәкләрен белдерде.
БЕЛЕШМӘ:
Әгәр балагызның хокуклары бозыла, аларга карата көчләү, җәберләү кулланыла икән, Бөтенроссия "БАЛАЛАР ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ"на шалтыратыгыз:
88002000122. Шалтырату бушлай.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев