Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балагыз өчен лагерь ишекләре ачык

Балаларыбыз зарыгып көткән җәйге каникуллар башланырга да санаулы гына көннәр кала. Быел Әгерҗе районында укучыларның җәйге ялын оештыру өчен республика казнасыннан 7,3 миллион сум акча бирелә. - Җәйге ял - ул баланың сәламәтлеген ныгыту, сәләтен үстерү, шәхес буларак мөмкинлекләрен тормышка ашыру, файдалы эшләр башкару өчен менә дигән вакыт. Ә өлкәннәр...

Балаларыбыз зарыгып көткән җәйге каникуллар башланырга да санаулы гына көннәр кала. Быел Әгерҗе районында укучыларның җәйге ялын оештыру өчен республика казнасыннан 7,3 миллион сум акча бирелә.

- Җәйге ял - ул баланың сәламәтлеген ныгыту, сәләтен үстерү, шәхес буларак мөмкинлекләрен тормышка ашыру, файдалы эшләр башкару өчен менә дигән вакыт. Ә өлкәннәр аны кызыклы да, файдалы да итеп оештыру өчен барысын да эшләргә тиеш, бер генә бала да урамда ялгызы калырга тиеш түгел, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Римма Гыйльметдинова.
Җәйге ял, гадәттәгечә, мәктәп яны лагерьлары белән башланып китә.
- 21 лагерьда бер мең бала ял итәчәк. Мәктәп яны лагерьларына юллама 2700 сум тора. Ә ата-ана аның 415 сумын гына түләячәк. Биредә балаларны өч тапкыр ашату каралган, - ди яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Сергеева.
Красный бордагы "Алмалы" лагере хәзер укучыларның яратып йөри торган ял урынына әйләнде. Биредә ике сменада 180 баланы күңелле, файдалы ял көтә.
- Быел "Алмалы" тормышы тагын да кызыклырак булыр дип уйлыйм. Биредә республика программасы буенча спорт мәйданчыгы төзелде. Ашханә, медицина бүлмәсе ремонтланды. Эшмәкәр Сәхиповлар дүрт беседка бүләк иттеләр. Хәзер бу лагерьны республиканың капиталь ремонт программасына кертү буенча эш алып барыла, - ди Римма Гыйльметдинова.
"Алмалы"га юллама бәясе 13500 сум булса, шуның 2050 сумын ата-ана түли. Биредә биш тапкыр тукланачаклар, балаларны берсеннән-берсе кызыклы чаралар көтә.
"Алмалы"да 50 яшь хоккейчы өчен дә махсус ике смена оештырыла. Анда ял итү белән бергә тренерлар тренировкалар да үткәрәчәкләр.
Моннан тыш, 30 укучы палаткалы лагерьда ял итә алачак.
Тагын бер шатлыклы хәбәр. "Межрегионгаз-Казан" җәмгыяте генераль директоры Ринат Ханбиков кичә Әгерҗегә эшлекле сәфәре вакытында сәләтле, актив 75 укучы өчен Идел елгасы буенча теплоходта сәяхәт оештырачагын белдерде.
Матди яклары авыр булган гаиләләрдәге балаларны бушлай ял иттерү дә каралган. Социаль яклау идарәсе республика санаторийларына 200 бушлай юллама бирәчәк. 20 инвалид бала Татарстанның тернәкләндерү үзәкләренә җибәрелә.
- Ата-аналарга республикабызның бик күп лагерьларына юлламаларны сатып алу мөмкинлеге дә бар. Бәяләре 10-15 мең тирәсе,- ди Татьяна Сергеева.
Балаларыбызның җәйге каникуллары файдалы һәм хәвеф-хәтәрсез узсын.

Белешмә
Балагызның җәйге ялын оештыру турында әлегә уйламаган булсагыз, тиз арада мәгариф идарәсенә (тел. ) яки яшүсмерләр клубына (21469) мөрәҗәгать итегез. Биредәге хезмәткәрләр сезгә балагызның ялын оештыруның төрле юлларын тәкъдим итәрләр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев