Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балалар өчен пособиены 10 мең сумга кадәр арттыру турында закон расланды

Әлеге түләү 2020 елның 1 гыйнварыннан кертеләчәк.

(“Татар-информ”). Россия хөкүмәте беренче балага яшь ярымнан өч яшькә кадәр түләүне яшәү минимумы күләмендә түләү турындагы закон проектын раслады. Бу керемнәре эшләүче халыкның яшәү минимумының икегә тапкырланган күрсәткеченнән кимрәк булган гаиләләргә түләнәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Түләүне 2020 елның 1 гыйнварыннан кертергә планлаштыралар.

“Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Балалы гаиләләргә айлык түләү турында” Федераль законына үзгәрешләр кертүне хупларга һәм карау өчен Дәүләт Думасына җибәрергә”, - дип язылган Министрлар Кабинеты хәбәрендә. Закон проектына кертелгән үзгәрешләр буенча, 2020 елның 1 гыйнварыннан 1,5-3 яшькә кадәр беренче һәм икенче балага, балаларның яшәү минимумы күләмендә акча түләү күздә тотыла.

Документ 8 июльдә Министрлар Кабинетының закон чыгару комиссиясе утырышында каралган һәм расланган.

Хәзерге вакытта әниләре эшләгән, шулай ук бала тәрбияләү буенча ялда булган хәрби хатын-кызлар гаиләсенә вакытлыча ярдәм сыйфатында балага өч яшь тулганчы 50 сум күләмендә айлык компенсация түләнә.

  • Россиядә балаларның яшәү минимумы якынча 10 мең сум. Иң югары бәя Чукотка автоном округында билгеләнгән һәм 22 меңне тәшкил итә. Иң аз күләм – 8,1 мең сум Белгород өлкәсендә билгеләнгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/14/189778/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев