Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балалар ышанычлы куллардамы?

Быелның 15 ноябрендә Казан-Оренбург юлында Казанга баручы Әлмәт районы укучылары юл фаҗигасенә очрады. Балаларны озата баручы 43 яшьлек укытучының гомере һәлакәт урынында ук өзелүе, ә калган пассажирларның төрле тән җәрәхәтләре алуы барыбызны да тетрәндерде. Ә безнең районда балалар йөртү өчен билгеләнгән мәктәп автобуслары төзекме, аларда иминлек таләпләре ничек үтәлә? Балаларыбыз...


Быелның 15 ноябрендә Казан-Оренбург юлында Казанга баручы Әлмәт районы укучылары юл фаҗигасенә очрады. Балаларны озата баручы 43 яшьлек укытучының гомере һәлакәт урынында ук өзелүе, ә калган пассажирларның төрле тән җәрәхәтләре алуы барыбызны да тетрәндерде. Ә безнең районда балалар йөртү өчен билгеләнгән мәктәп автобуслары төзекме, аларда иминлек таләпләре ничек үтәлә? Балаларыбыз ышанычлы куллардамы?

- Бүгенге көндә районыбызның Азево, Бима, Иж-Бубый, Көчек, Кичкетаң, Тирсә, Кадыбаш кебек база мәктәпләренә тирә-яктагы авыллардан 344 укучыны 13 мәктәп автобусы йөртә. Әле күптән түгел генә Татарстан Хөкүмәте Иж-Бубый һәм Бима мәктәпләренә дә яңа автобуслар бирде. Автобуслар барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә: һәр автотранспортта иминлек каешы, янгын сүндергеч җайланма бар. Тизлекне чикләүче техник чара да (алар теле белән әйтсәк - тахограф. автор) да урнаштырылган. Һәр автобус "ГЛОНААС" спутник навигациясе системасына тоташтырылган. Бу транспортның маршрутын контрольдә тотарга мөкинлек бирә. Автобус шоферлары да тәҗрибәле. Иң яшенең дә шоферлык стажы 6 елдан артык. 15-20 ел шушы өлкәдә эшләүчеләр дә бар, - ди район мәгариф идарәсенең мәктәп автобуслары өчен җаваплы белгече Артур Вәлиев.
Аның сүзләре хак. Әнә, тирә-яктагы авыллардан Тирсә мәктәбенә укучыларны алып килүче автобус шоферы Фәрит Апанаевның шоферлык стажы 30 елдан артык инде. Шуның 7 елында ул автобус йөртә.
- Балаларны йөртү аеруча зур җаваплылык, игътибарлылык сорый. Әти-әниләр безгә үз балаларын ышанып тапшырганнар икән, без укучыларны юлда исән-имин йөртергә бурычлы, - ди ул.
Автобусның маршрутны күзәтеп торучы һәм тизлекне җайлаучы приборлар белән җиһазландырылуына ул бары тик сөенә генә.
- Балалар йөртүче автобус нәкъ менә шулай булырга тиеш тә, - ди Фәрит. Балалар да тыңлыйлар шофер абыйларын: әнә, көн саен Биектаудан Тирсәгә йөреп укучы ун баланың ник берсе автобус эчендә тәртип бозсын?!
- Иртән бервакытта да туңып автобус көтеп торганыбыз юк. Дәресләрдән соң да өйгә һәрчак вакытында кайтабыз. Фәрит абый һәрберебезне барлап кына тора. Ул безгә туган абый кебек инде хәзер,- ди 10 сыйныф укучысы Алина Красильникова. Һәр автобуска балаларны озатып йөрүче укытучылар - әйдәманнар да билгеләнгән.
- Мин Тирсәгә Мордывыйдан йөреп укытам. Шуңа эшкә көн саен мәктәп автобусында йөрим. Хезмәттәшем Руфа Замалиева белән чиратлашып автобуста балаларны Биектауга кадәр озатырга да барабыз. Балалар бик тәртипле: алар арасында этешеп-төртешеп йөрүчеләр юк. Автобуска килеп керүгә, һәрберсе үз урынына утыра да куркынычсызлык каешларын эләктерә, - ди Тирсә мәктәбе укытучысы Ләйсәния Мусина.
Автобуслар хезмәтеннән ата-аналар дә канәгать.
- Безнең 8 сыйныфта укучы игезәк улларыбыз Рифат белән Руфат көн саен укырга Тирсә мәктәбенә йөриләр. Ара ерак булганлыктан, баштарак балаларыбыз ничек йөрер икән дип бик борчылган идек. Инде хәзер күңелебез тыныч, - ди Яңавылдан Лилия Вилданова.
Автобусларның төзеклеген тәэмин итү буенча Ижауның "Интерпартнер-сервис" ширкәте белән килешү төзелгән.
- Автобусларны техник күзәтүгә шунда җибәрәбез. Гомумән, техник яктан нинди генә проблема килеп чыкса да, әлеге ширкәт аша аны үз вакытында чишәргә тырышабыз. Әлмәт укучылары белән килеп чыккан юл фаҗигасен күрергә язмасын. Ә моның өчен балалар куркынычсызлыгы өчен җаваплы һәр кеше үзенә тапшырылган вазифаны зур җаваплылык белән башкарарга бурычлы, - ди Артур Вәлиев.
- Мәктәп автобусларын даими контрольдә тотабыз. Хәзерге вакытта 13 автобус та техник яктан тиешле таләпләргә туры килә. Без аларны алты ай саен техник күзәтү станциясендә тикшереп торабыз. Автобусларны тикшергән вакытта аптечканың һәм янгын сүндерү җайланмасының срогы чыгу, шофер тарафыннан путевка тутырылмау кебек тупас булмаган кимчелекләргә юлыкканыбыз бар. Аларны кичекмәстән төзәтү өчен шоферлар белән әңгәмәләр уздырабыз, мәктәп җитәкчелеген административ җаваплылыкка тарткан очраклар да юк түгел. Махсус приборлар урнаштырылгангадыр, соңгы вакытларда шоферлар арасында тизлек режимын бозучылар юк диярлек. "ГЛОНАСС" системасыннан мәгълүматлар да безгә даими җибәрелеп торыла. Әлеге мәгълүмат аша шоферның тәртип бозу очрагы ачыклана икән, аны чакыртып беркетмә төзибез. Укучыларны ерак шәһәрләргә бәйгеләргә, олимпиадаларга алып барган очракта, юлга чыгар алдыннан автобусның техник халәтен тикшерәбез, шофер белән инструктаж уздырабыз. Шоферларга теләк бер генә: аларга иң кадерле кешеләребез - балалар язмышы ышанып тапшырылган икән, алар бу ышанычны акларга бурычлы, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев